erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Концертлар белән килсеннәр иде

Күптән көткән вакыйга.

Бу көннәрдә Мөндеш авылы халкы өчен зур бәйрәм булды – мәдәният йорты, китапханә, почтаны үз эченә алган күпфункцияле үзәк ачылды.

Мөндеш райондагы үз урынында нык торган авылларның берсе. Элек-электән ул үзенең тырыш халкы, һөнәрчеләре белән дан тоткан. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Хәзер дә биредә булган, уңган халык яшәвен авыл урамына керү белән берсеннән-берсе яхшы йортларны күргәч  үк аңларга була.

Бер-бер артлы социаль объектларның сафка басуы да авылның үсә баруын исбатлый. Әле кайчан гына заманча балалар бакчасы ачылган иде. Бу бина әллә каян күренеп, авылны бизәп тора. Фельдшер-акушерлык пункты бар. Быел гына спорт мәйданчыгы ачылды. Һәм менә тагын бер яңалык – нәкъ Мөндеш уртасында аңа ямь биреп “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк пәйда булды.

Иске иде инде Мөндеш клубы. Һәм бер дә шундый данлыклы авылны бизәми иде.  Бәлкем, шуңадыр да, ерактан ук үзенә тартып торган шундый затлы бинаны күргәч елмаймый түзеп калып булмады. Тантанага дәрәҗәле кунаклар да кайткан иде. Кызыл тасманы кисеп эчкә үткәннән соң, бинаның тыштан гына түгел, эчтән дә нинди матур булуын күрми калу мөмкин түгел. Зәвык белән эшләнгән ул. Сәхнәсе дә иркен, тамаша залы да зур. Китапханәсе, шунда гына уку залы да бар. Фойеда бию кичәләре үткәрергә була. Уңайлы, рәхәт һәм... матур бит!   

– Мөндеш авылы халкы күптән көтә иде инде бу вакыйганы. Игелеген күрегез. Мәдәният учагы сүнмәсен, һәрчак гөрләп торсын, – диде район башлыгы Илшат Нуриев шундый бина торгызуда ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдереп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Клуб ул – авылны бизәп тора торган урын. Яшь буынны тәрбияләүдә дә аның өлеше бик зур, – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

– Без үскәндә авыл яшьләре гел клубта була иде. Хәзер дә читтә йөрмиләрдер, дип уйлыйм, – диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. –  Әмма авылларда клублар иске. Республика программасы аларны яңартуны күз алдында тота. Андый программалар барлык төбәкләрдә дә юк. Кадерен белергә кирәк. Президентыбыз тырышлыгы белән без бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

Бу көнне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә нәтиҗәле эшләгән мәдәният хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, шулай ук  Арча муниципаль районы башлыгының  Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Күпфункцияле үзәк җитәкчесе кулына символик ачкыч алганнан соң мәдәният учагына музыка тавышы таралды. Үзешчәннәр чыгышын тамашачы яратып карады. Яшь буын да, өлкәннәр дә сәхнәгә чыкты ул көнне. Хәтта 76 яшьлек Кәүсәрия апа Рамазанованың да йөрәге түзмәгән. Ул авылдашларына яраткан җырын бүләк итте.

– Безнең Мөндеш халкы мәдәни чараларны бик ярата, – диделәр тамашачылар. – Хәзер концертлар белән дә килсеннәр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X