erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Корбан чалганда нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Әлеге сорауга «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов ачыклык кертте.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:
Аллаһы исемен әйтү (бисмилләһи);
һич югы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм ике кан тамыры;
иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы;
әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела;
«Аллаһу әкбәр» дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә;
кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.
Хупланмый:
үтмәс пычак куллану;
пычакны хайван алдында үткенләү;
башка хайваннар каршында корбан чалу;
хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/07/29909/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X