Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кореяча кыяр (Огурцы по-корейски)

    1 кг кыяр, берәр бал кашыгы тоз, кызыл борыч, икешәр аш кашыгы аш серкәсе, соя соусы, 1 аш кашыгы кунжут, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 5 тырнак сарымсак кирәк.

    Реклама

    Кыярны телемләп турыйбыз, өс­тенә тоз сибеп болгатабыз. 20 минут тоткач, барлыкка килгән сыеклыкны түгәбез. Сарымсакны вак угычта уып, кыяр өстенә салабыз, борыч, аш серкәсе, соя соусы өстибез. Соңыннан майда кыздырылган кунжутны салабыз. Барысын бергә болгатып, ярты сәгатькә суыткычка куябыз.
    Теләгән кеше бирегә кишер дә өсти ала.
     http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/koreyacha-kyyar-ogurtsy-po-koreyski

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: