erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус аркасында Путин да эшкә йөрмиме?

Путин әлегә өйдән эшләүгә күчмәячәк.

Кремльдә Русия Президенты Владимир Путинның коронавирус таралуга бәйле рәвештә эшен өйдән торып эшләү вариантына күчүе әлегә каралмый, дип хәбәр иткән “Интерфакс”ка дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Узган җомгада Песков, Путинда яңа авыру билгеләре юк, ул үзен бик яхшы хис итә һәм коронавируска тест узарга кирәк түгел, дигән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, COVID-19 коронавирусы белән зарарлану очраклары илдә 367гә җиткән. Авыручыларның күбесе чит илдән килгән.

Якшәмбе көнне Германия канцлеры Ангела Меркель авыру табиб белән элемтәгә кергәннән соң карантинга китте. Якындагы көннәрдә ул эшләрен өеннән генә алып барачак.

Фото: interfax.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Koronavirus-arkasinda-Putin-da-eshk-y-rmime-179513/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X