erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Коронавирус булганда антибиотик эчмәгез”"

Март аеннан бирле коронавирус турында шактый мәгълүмат җыйдык кебек. Интернеттан укып-күзәтеп барганнарыбызга чир эләктергән таныш-белешләрнең киңәшләре дә өстәлеп, белгәннәребез бер китап зурлыгында булды кебек.

Шулай да авыру белән күзгә-күз очрашкач, югалып каласың икән. Ис сизмәү коронавирус билгесе була торып, табиб ОРВИ диагнозы куйгач, бигрәк тә буталып бетәсең. Антибиотик эчәргәме-юкмы, анализ бирергәме-юкмы, үпкәләрне тикшертергәме-юкмы?

Бөтен кеше антибиотик куллана дип, мин дә алты көн эчтем аны. Шөкер, авыру шул ис сизмәү белән генә чикләнде. Анализ да чир булуны күрсәтмәде. Күп белә торган танышларым, анализ бирергә түгел, компьютер томографиясе үтәргә кирәк иде, диде. Анализны беренче көнне үк бирергә кирәк икән, югыйсә дөрес күрсәтми, ди.

Чир китте, ә сораулар калды һәм аларны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертыновка бирдем.

Халит Сәүбанович, коронавируслы кеше белән контактта булган очракта, үзеңдә авыру бармы-юкмы икәнлеген белү өчен ничәнче көнне анализ тапшырырга була?

– Коронавирусның инкубация чоры ундүрт көнгә чаклы. Төрле кешедә төрлечә була, чөнки ул иммунитетка һәм эләккән вирусның күләменә бәйле. Вирус күбрәк эләккән булса, чир дә авыррак уза. Кемдәдер анализ чир барлыгын беренче көнне үк, кемдәдер унынчы көндә генә күрсәтергә мөмкин. Шуңа да анализны бишенче яки җиденче көнне бирү дөресрәк.  

– Ис сизмәү ОРВИ билгесе була аламы?

– Ул – коронавирусның төп билгесе. Кемдәдер чир температурасыз, җиңел генә уза. Кемнедер бөтен аяктан ега. Үзеңдә чир барлыгына шикләнсәң, анализ бирергә кирәк.

– Анализ бирмичә, үпкәләрне компьютер томографиясе (КТ) ярдәмендә генә тикшертергә буламы?

– Иң беренче анализ бирергә кирәк. Инфекция җиңел формада узса, КТны ясатырга кирәкми. Шулай ук температура гына булганда да бармагыз. Ә менә хәлсезлек күзәтелсә, ютәл булса, буыннар, баш, тән авыртса, берничә көн температура сакланса, үпкәдә дә үзгәрешләр барлыкка килгән булуы бар, шул вакытта КТ үтәргә кирәк. Ләкин аны беренче көннәрдә үк ясамыйлар, ул берни дә күрсәтмәскә мөмкин. Дүртенче-бишенче көнгә генә барыгыз.

– Температуралы килеш КТ үтмиләр дип тә сөйлиләр.

- Бу сүз дөреслеккә туры килми, температура озак булырга да мөмкин, үтмичә булмый.

КТ урынына МРТ гына ясатырга ярыймы, чөнки КТга чиратны кимендә ун көнләп көтәргә кирәк, ә МРТга тизрәк язылып була.

– Коронавирус булганда КТ кирәк. 

– Ис сизмәүдән кала башка симптом булмаганда, антибиотик эчәргә кирәкме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Вируска каршы көрәшкәндә антибиотикның бернинди дә файдасы юк. Ул бары бактерияләргә каршы гына кулланыла, ә ковид – вируслы чир. Бактериаль пневмония булганда, антибиотик чынлап та кулланыла. Тик ковид турында сүз барганда, аны эчү файдасыз. Хәтта зыянлы да дип әйтәсе килә. Мондый препаратлардан соң диарея, аллергия реакциясе барлыкка килергә мөмкин. 

Ә нинди препаратлар кулланырга киңәш итәсез?

– Вируска каршы препаратларны. Әйтик, арбидол, гриппферон. С һәм Д витаминнарын да куллану зарур. 

– Аракы яки аш серкәсен кайнатып иснәү дә файдасызмы?

– Файдасы юк, зыяны булырга мөмкин.

– Коронавирус булдырмый калу максатыннан пневмониягә каршы превенар дигән вакцина ясатырга кирәк ише киңәшләр дә ишетелгәли. Моңа да ачыклык кертегез әле.

– Бу да дөрес киңәш түгел. Пневмококка каршы бу вакцина пневмония белән еш авырткан кечкенә балаларга һәм 65 яшьтән узган өлкән кешеләргә ясала. Коронавирустан саклану өчен аны ясатырга кирәкми. Аңа каршы “Спутник V” дигән вакцина уйлап табылды һәм декабрьдә куллана башларга ниятлиләр.

Салкыннар башлангач, ковид чигенер дигән фаразлар да бар. Сез килешәсезме аның белән?

– Ковид, ОРВИ кебек үк, салкын һава торышы торганда күбәя генә. Хәзер дә шул күзәтелә. Без аның белән язга да керәчәкбез әле.  

Дилбәр Гарифуллина. 

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/koronavirus-bulganda-antibiotik-echmgez

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X