Реклама
Элемтәләрне өзү дә 14 көн булырга тиеш, әмма бу гына да җитми, кайбер очракларда тагын да күбрәк вакыт кирәк булуы ихтимал.
Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Россиядә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаганга, ял көннәрен озайтырга тәкъдим итте, дип яза "Интерфакс".
"Вирусның инкубация өлеше - 14 көн. Элемтәләрне өзү дә 14 көн булырга тиеш, әмма бу гына да җитми, кайбер очракларда тагын да күбрәк вакыт кирәк булуы ихтимал", - ди Попова.
Аның сүзләренчә, күрелгән чараларның нәтиҗәсе бар, әмма таләпләрне үтәмәгәндә нәтиҗә бер мизгеллек кенә булырга мөмкин. Шуңа да бер атналык ял дан соң үзизоляцияне дәвам итәргә кирәк, дип белдергән белгеч.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/koronavirus-elemtlrne-z-chen-14-kn-gen-itmi
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз