erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус һәм грипп арту сәбәпле берничә чикләү чарасы кертелә

Белик һәм үтик.

Татарстанда ачыкланган Covid-19 авырулары саны 19%ка арткан. ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 82%ка арткан. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб карары белән быелның 15 декабреннән берничә чикләү чарасы кертелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында 17 декабрьдә узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Президент билгеләп үткәнчә, хастаханәдә дәваланып ятучылар янына һәм социаль хезмәт күрсзтү оешмаларында дәвпланучылар янына керү тыела. Бу оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр һәм анда эшләүчеләр өчен битлек режимы кертелә. Мәҗбүри термометрия таләбе көнгә ике тапкыр билгеләнә.

«Грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле  төркемнәрдә һәм сыйныфларда балаларның нибары 20%ы һәм аннан да азрак өлеше булганда, укыту һәм тәрбия процессын туктату күрсәтелгән, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Дезинфекция режимын көчәйтергә, социаль учреждениеләргә һәм предприятиеләргә керүгә контрольне көчәйтергә, хезмәт коллективларында санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне көчәйтергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында хәбәр иткәнчә, мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен Яңа ел чыршылары оештырылачак. «Без 22-24 декабрьдә 1-4 сыйныф укучыларын Казан Кремле территориясендә Яңа ел тамашасына чакырдык. Ә 25 декабрь көнне 5-11 сыйныф укучылары «Татнефть Арена» боз сараенда узачак республика Яңа ел чыршысына чакырылдылар", - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Мәдәният министрлыгына һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгына бу чараларны иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушылды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципаль районнар башлыкларына, ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына, ЮХИДИ идарәсенә – балаларны әлеге чараларны уздыру урынына имин һәм уңайлы алып баруны тәэмин итәргә кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алды чаралары кысаларында бөтен ил буенча «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе узуын искәртте. Ул барлык түрәләргә һәм депутатларга бу чарада актив катнашырга тәкъдим итте

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhnov-mgat-iminlegen-temin-itg-aerym-igtibar-birerg-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X