erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус тагын бер татарстанлыны дөньядан алып китте
Арча яңалыклары

Коронавирус тагын бер татарстанлыны дөньядан алып китте

Бүген Татарстанда коронавирус йоктырган 102 кеше ачыкланган. Шулай ук әлеге диагноздан бер үлүче дә бар.

Кичә Татарстанда коронавирус йоктырган 91 очрак теркәлсә, бүген әлеге саннар тагын да артты. 102 яңа очрак. Уйланырлык та, борчылырлык та саннар. 101 очрак башкалар белән контакттан соң барлыкка килгән.

География: 
Казан – 75;
Чаллы – 1;
Кукмара - 1;
Буа -3;
Биектау -3;
Нурлат -1;
Арча -2;
Яшел Үзән - 6;
Лаеш -2;
Югары Ослан -1;
Апас -3;
Саба -3;
Питрәч-1.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 1310 кешедә COVID-19 диагнозы расланган. 395 кеше хастаханәләрдә дәвалана.

Бүген коронавирустан тагын бер үлүче бар. Ул -- Чаллыда 1969 елда туган ир-ат.  Коронавирус диагнозы куелганчы аның йөрәк-кан-тамырлары хроник авыруы булган.


Нет комментариев