erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус таралу куркынычы аркасында Мәскәүне ябарлармы?

Башкала мэры Собянин COVID-19 аркасында Мәскәүне ябу турындагы сорауга җавап бирде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, шәһәрне COVID-19 таралу куркынычы аркасында ябарга планлаштырмыйлар. Бу хакта ул "Россия 1" телеканалына хәбәр итте.

Шул рәвешле шәһәр башлыгы башкалада коронавирус пандемиясе белән бәйле катгый чикләү чаралары кертү турындагы сорауга җавап бирде. Аның сүзләренчә, авыру әле китмәгән, һәм чит илләрдә дә катгый чаралар кертелә, әмма Мәскәүдә тагын да кырысрак чаралар кертү әлегә күздә тотылмый.

Собянин ассызыклаганча, сәламәтлек саклау системасы әлегә агымдагы вәзгыятьне хәл итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк Собянин хәбәр иткәнчә, агымдагы атна башыннан Мәскәүдә коронавирус белән вәзгыять кискенләшә башлаган, бу чир йоктыру һәм авыруларны хастаханәгә салу очракларының сизелерлек артуыннан күзәтелә. Ул соңгы ике көндә яңа ачыкланган очраклар үсеше кимеде, дип тә өстәде. Вәзгыятьне тотрыкландыруда битлек режимын үтәү һәм офис хезмәткәрләренең бер өлешен читтән торып эшләүгә күчерү, шулай ук дистанцион уку ярдәм иткән.

Фото: http://pixabay.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/koronavirus-taralu-kurkynychy-arkasynda-mskne-yabarlarmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X