Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирус: Татарстанда авыручылар саны кимеми

    Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланды.

    Реклама

    Шулай итеп, республикада COVID-19 йоктыру очракларының гомуми саны 4 040 ка җитте. Барлык чор буенча 2 874 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә - 39. Дәвалауда 1 154 пациент кала. Оператив штаб мәгълүматы буенча, барлык яңа очраклар моңарчы авыручылар белән контактта булган: 13 кеше хастаханәгә озатылган, 26 сы өйдә җиңел яки симптомсыз формада дәвалана. Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 31, Яр Чаллы - 2, Аксубай районы - 3. Берешәр йоктыру очраклары Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында теркәлгән.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: