Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирус, ул... Шул гына җитмәгән иде

    175 мең  күркәне юк итәргә туры килгән

    Бу ел бик күп хикмәтләре белән истә калыр. Бөтен дөнья коронавирус чире белән көрәшә. Тагын менә кош гриппы дигән афәт баш калкыта. Кем әйтмешли, кайсы якка карарга да белмәссең.

    Республикада Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында биш хуҗалыкта кош-кортларда кош гриппы вируслары табылган. Әлеге чирнең никадәр зур зыян салуына бер генә мисал. Мөслим районында фермер хуҗалыгында 4300ләп каз була. Әлеге авыру эләккән ике меңләп кош үлә, калганнарын да юк  итәргә туры килә, чөнки әлеге чирне дәвалап булмый. Яшел Үзән районындагы агрофирмада 175 мең  күркәне юк итәргә туры килгән.

    Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе районнарга кош гриппы таралуга юл куймас өчен тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.

    Шушы уңайдан без район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Айрат Фазлыевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    – Башта газета укучыларга кош гриппының нинди авыру икәнлеген аңлатып үтсәгез иде.

    – Кош гриппы – сулыш алу һәм ашкайнату органнарын зарарлый һәм кан савуга, үлемгә китерә торган чир. Хуҗалыкта мондый грипп барлыкка килү икътисадый һәлакәткә тиң. Авыру бик тиз тарала. Чирләгән барлык кошлар үлеп бетә.

    – Кошларга мондый авыру  йокканлыгын ничек белеп була?

    – Кош гриппы эләккән кош йокымсырый, кикриге зәңгәрләнә, йөреше үзгәрә, эче китә, температурасы күтәрелә, гырылдый башлый. Ахыр чиктә үлем башлана, бер көн берсе, икенче көнне икенчесе, аннан соң күпләп үлү китә.

    Авыруның инкубатор чоры – 21 көнгә кадәр. Күп очракта 1–7 көндә беленә башлый.

    Реклама

    – Авыру каян килеп чыга?

    – Иң беренче чиратта чирле кошлардан йога. Алардан вируслы төрле калдыклар бүленеп чыга, шуларны йоткан сәламәт кошлар да авырый. Шулай бик тиз арада берсеннән-берсенә күчә. Кошлар сатып алганда аларның ветеринария документлары булу мәҗбүри. Без бу турыда гел кисәтеп торабыз, моңа җиңел карарга ярамый, соңыннан терсәкне тешләп булмаячак.

    Шулай ук авыру азык, йомырка, тара, инвентарь аша күчәргә мөмкин. Моңа кыргый  кошлар да сәбәпче була ала.

    – Кош-корт асраучыларга нинди киңәшләрегез бар?

    – Йорт кошлары кыргый кошлар белән аралаша алмасын өчен шартлар тудырырга кирәк. Йорт кошларын сую  өчен асраган кешеләргә моны хәзер үк эшләргә тәкъдим ителә. Күңелсез хәлләр кабатланмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Вирус эләгә калса берсен дә суеп булмаячак, аларны юк итәргә туры киләчәк, зыянны берәү дә түләмәячәк. Сарайга бикләп куеп кына вирустан котылып булмаячак.

    Терлек, кошлар сатып алганда ветеринария таныклыкларын таләп итә күрегез. Анда терлек һәм  кошларны тикшерү, эшкәртү, вакцина ясау вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. Болар алынган терлек һәм кошларның куркынычсыз булуы турында сөйли.

    Карантин һәм башка ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралган.

    Әгәр терлекләр һәм кошлар кинәт кенә авырып китә икән, тиз арада Арча ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Телефоннар: 3-03-53, 3-08-93. Электрон адрес:Arsk.Vettatar@tatar.ru

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: