erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус яшьләрне дә алып китә башлады

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем расланган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 1982 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 1 июльдә урта авырлыктагы вируслы пневмония белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. «Covid-19 вирусы лаборатор рәвештә тәңгәлләштерелгән», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
Дәвалануга карамастан, авыруның хәле начарланган, үлем 11 июльдә кискен респиратор җитешсезлек фонында килеп җиткән. Икенче авыру — 1989 елда туган пациент — Республика клиник хастаханәсе базасында Covid-19 авыр агымы белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салына. 22 июньнән башлап ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган. 5 июльдә булган хроник авырулар фонында авыруның хәле начарланган, ә 20 июльдә йөрәк-үпкә җитешсезлеге фонында йөрәге тукталган. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗәгә китермәгән, үлем теркәлгән. Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән. Подробнее: 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X