erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирусның кеше организмына йогынтысы коточкыч

Галимнәр яңа коронавирус инфекциясен өйрәнүне дәвам итәләр.

 

Мәсәлән, Ливерпуль институты, Лондонның Университет көллияте, Йельск университеты  тикшеренүчеләре COVID-19 баш мие зарарлануга китерүче неврологик процессларны котыртуын ачыклаган.

 

Коронавирус йоктырган һәм шул сәбәпле неврологик һәм психиатрик катлаулануларга ия булган 62% авыруларда  баш миен кан белән тәэмин итү системасы бозылуын раслаган.

 

31% пациентлар зиһеннәре чуалудан интеккән, хәтта озак вакыт дәвамында  һушсыз ятучылар да булган. Шулай итеп, галимнәр фикеренчә, коронавирус шаукымнары арасында иң еш очрый торганнары – инсульт һәм энцефалит (баш мие тукымаларының ялкынсынуы).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Энцефалит катлаулырак формага – кискен энцефаломиелитка – күчәргә мөмкин. Ул очракта  баш мие дә, арка мие дә ялкынсына, нейроннар миелинлы тышчаларын югалта, боларның барысы да тарау  склерозга (рассеянный склероз) охшаш билгеләргә китерә.

 

Шул ук вакытта COVID-19ның неврологик шаукымнары төрле пациентларда: яшьләрдә, өлкәннәрдә, хәвеф төркеменә кермәгән авыруларда яисә акыл халәте җитди үзгәрешләргә дучар пациентларда да очравы ихтимал.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirusni-keshe-organizmina-yogintisi-kotochkich-463071/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X