Реклама
Иң борынгы дәвалау ысулларының берсе саналган сөлек салдыруга соңгы елларда игътибар бермә-бер артты. Дәваланып-дәваланып та савыга алмаган кешеләргә сөлек салдырып карарга киңәш итүчеләр дә очрый. Хәтта коронавирусны да сөлек ярдәмендә дәвалап карарга кирәк, диючеләр бар
Бу сүзләрдә ни дәрәҗәдә хаклык бар? Казан шәһәренең 3 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты, гирудотерапевт Гөлия ГЫЙМАДИЕВА белән укучыларны борчыган сорауларга җавап табарга тырыштык.
– Коронавирус вакытында кан куера. Сөлек салу канны сыегайта. Коронавирус белән авырып терелгән кеше стационардан чыкты да тулысынча терелде дигән сүз түгел. Андый кешенең үпкә тукымасында төер рәвешендә фиброз барлыкка килә. Шушы фиброзны медицина чаралары гына дәвалап бетерә алмый. Сөлек төкерегендәге файдалы матдәләр исә үпкә тукымасына үтеп кереп, шушы төерне эретеп юкка чыгарырга сәләтле. Моннан тыш гирудотерапия коронавирус аркасында зәгыйфьләнгән организмга хәл кертә, ныгыта, аны элеккеге хәленә тизрәк кайтара.
– Сөлек организмга ничек тәэсир итә?
– Сөлек организмга берничә төрле юл белән тәэсир итә. Иң беренче чиратта ул энә белән кадап дәвалагандагы нәтиҗәне бирә. Бу организмның чирләргә һәм стресска каршы торучанлыгын арттыра. Сөлек үзе тешләп җәрәхәт ясаган урынга актив матдәдән торган сыекчасын – төкереген кертә. Бу сыекчада 150ләп төрдәге биологик актив матдә бар. Аларның бер төркеме кешенең иммунитетын ныгыта, икенче төркеме атеросклерозга каршы көрәшә. Сөлек төкереге составындагы гирудин дигән матдә кан оешудан дәвалый, тромб барлыкка килүне кисәтә, холестерин, шикәр күләмен киметә. Моннан тыш ул организмны оешкан, шлаклар белән тулы, кирәксез каннан да чистарта, тукымаларны кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Сөлек салганда кеше якынча 30 мл кан югалта. Сөлек үзе 15 мл кан эчә. Көн дәвамында ул тешләгән ярадан якынча тагын шулкадәр күләмдә кан саркып тора. Нәтиҗәдә кан тамырлары бушый, кан басымы да нормальләшә.
– Инсульт кичергән кешегә дә сөлек салдырырга киңәш итәләр.
– Әйе, сөлек инсультны кисәтү, инсульттан соң дәвалану максатында да киң кулланыла. Әмма бер искәрмә бар. Билгеле булганча, инсультның геморрагик һәм ишемик дигән ике төре була. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыка килсә, икенчесе баш миенең кайбер өлешләре эшчәнлеге туктаудан гыйбарәт. Геморрагик инсульт вакытында сөлек кую катгый тыела. Сөлекне бары ишемик инсульт очрагында гына куярга ярый.
– Сөлек тагын нинди авырулардан дәвалый?
– Сөлек салу иң беренче чиратта эше аз хәрәкәтләнү, стресслар белән бәйле булган, баллы, татлы, камыр ризыклары ашарга яраткан кешеләргә киңәш ителә. Шулай ук аның ярдәмендә кан тамырлары белән бәйле варикоз, гипертония, атеросклероз, ишемия кебек күп кенә башка авыруларны да җиңәргә мөмкин. Псориаз, экзема ише тире авыруларыннан да файдасы зур. Простата аденомасы, бөер авырулары, баш авырту, невроз, ревматизм, радикулит, артроз, шикәр чире, гастриттан интеккән кешегә дә ярдәме тиячәк. Сөлек сынган яки операция ясалган урыннардагы шешне дә бетерә, яман шеш авыруларын кисәтә. Тән тиресен яшәртү, җыерчыклардан котылу максатында косметологиядә дә кулланыла ул. Сөлек аналыктагы хроник чирләрне, миома, эндометриозны дәвалауда да кулланыла. Бу исемлекне әле шактый дәвам итәргә була. Юкка гына борынгылар: «Сөлек – мең төрле авырудан дәва», – димәгәндер.
– Кемнәргә сөлек салдыру киңәш ителми?
– Азканлылык (анемия) диагнозы куелган кешеләргә сөлек салдырудан тыелып торырга кирәк. Хатын-кызларның күрем вакытында, йөклелек чорында, соңгы дәрәҗәдәге яман шеш вакытында да сөлек салдырырга ярамый. Кайбер кешенең сөлеккә аллергиясе була. Андыйларга да бу ысул белән дәвалану киңәш ителми.
– Сөлекне бер ясатканда күпме һәм елга ничә тапкыр салдырырга рөхсәт ителә?
– Авыру кешегә якынча 8 – 10 процедура кирәк. Әйтик, тромбтан интегүчеләр 3-4 сөлек салдырудан соң ук файдасын күрә. Шушы вакытта җыелган файдалы матдәләр кешегә ярты елга җитә. Бер сеанс якынча 30 – 60 минут дәвам итә. Кайчак сөлек 15 минут эчендә дә төшә. Сөлекне елга бер-ике тапкыр салдырырга киңәш ителә. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бу процедура фәкать табиб күзәтү астында гына башкарылырга тиеш. Аны үзлегеңнән генә куярга ярамый. Сөлекне ничәне, тәннең кайсы ноктасына куясын да бары тик табиб билгеләргә тиеш. Тәҗрибәле гирудотерапевт дәвалауга керешкәнче иң элек кешенең авырулары хакында сорашмый калмый. Сөлек ярдәмендә берьюлы берничә чирне дәвалап була.
– Сөлекне кайсы ел фасылында салдыруың әһәмиятлеме?
– Юк, ел фасылының сөлек салдыруга бернинди катнашы юк.
– Сөлекнең тәнгә ябышмау очраклары нәрсә белән бәйле?
– Сөлек – бик акыллы, сизгер җан иясе. Ул пычрак урынга ябышмый, хәмер, тәмәке, хушбуй исен өнәми. Төнлә куйганда да ябышмый. Барлык җан ияләре кебек үк сөлек тә тәүлекнең бу чорында ял итә, эленке-салынкы була. Салкын урыннан кисәк кенә җылы урынга күчерү дә – сөлеккә зур стресс. Каты, кытыршы тән тиресенә дә ябышмый ул. Шулай ук крем, мазь сөртелгән тәнгә дә ябышмаска мөмкин.
Сөлек салдырганда истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
– Диндә сөлек салдыру турында сүз әйтелмәгән. Хәдисләрдә кан чыгару турында гына сүз бара. Әмма риваятьләрдә бал корты белән сөлекнең кешегә файдасы бар диелә. Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм үзе дә сөлек салдырган, аны файдалы дип санаган. Дин буенча әйбер тыелмаган булса, ул хәләл санала. Димәк, сөлек салдыруны да хәләл, файдалы дип әйтә алабыз. Динебез моны тыймый. Файдалы әйберне, киресенчә, рөхсәт итә генә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз