erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирустан дәваланган соңгы пациентлар чыгарыла

Казанның 12нче хастаханәсендә коронавирустан дәваланган соңгы пациентлар чыгарыла

Бүген Казанның 12нче хастаханәсеннән коронавирустан дәваланган соңгы пациентларны чыгарырга ниятлиләр. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген без 12нче хастаханәдән дәвалау этабында булган соңгы пациентларны чыгарырга ниятлибез. Әгәр барысы да яхшы булса, ул бүгеннән ябылачак. Без көтелмәгән хәлләр килеп чыкса дип, тагын ике көн бирәбез», — дип искәртте спикер.

Шуннан соң хастаханәне яхшылап эшкәртәчәкләр. Жаворонков билгеләп үткәнчә, киләсе атнадан 12нче клиник хастаханә бүтән Covid-госпиталь буларак эшләмәячәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы Казандагы 16нчы хастаханәнең яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен вакытлыча оештырылган госпиталь буларак эшләүдән туктавы хакында хәбәр иткән иде.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-09-2020/kazanny-12nche-hastahan-send-koronavirustan-d-valangan-so-gy-patsientlar-chygaryla-5770137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре коронавирус

2
X