Коронавирустан ике кеше вафат булды
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике кеше вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Казанда яшәүче 1944 елгы ир-ат Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктырып, ике яклы пневмония белән вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары кискенләшү аркасында аның хәле начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — диделәр министрлыкта.
Ә Яшел Үзәндә яшәүче 1943 елгы хатын-кыз вируслы пневмония диагнозы белән район үзәк хастаханәсенә китерелә. Аның да кайбер хроник авырулары булган.
Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев