erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирустан кемнәргә прививка ясарга ярамый?

Бу хакта медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов сөйләп үткән.

Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов коронавирустан прививканы кемнәргә ясарга ярамавы турында сөйләп үткән.

Табиб сүзләренә караганда, COVID-19 инфекциясеннән вакцина ясаудагы чикләүләр гадәти грипптан вакцина ясаудагы чикләүләргә охшаш. Иң мөһиме – авырып торучы кешегә һич кенә дә прививка ясарга ярамый, дигән Жемчугов. Шуңа күрә тән температурасы 37 градустан арткан кешеләргә коронавирустан укол кадамаячаклар. Моннан тыш алдагы көнне хәмер кулланган кешеләр дә аннан мәхрүм калачак.
Владислав Жемчугов вакцина ясатырга әзер булып килергә һәм сораулар бирүдән тартынып тормаска өндәгән. Әйтик, вакцинаның яраклылык вакытын һәм аның суыткычта нинди температурада саклануын ачыклауның бернинди дә ояты юк, дигән ул. Табиб шулай ук докторның, пирчәткә киеп, бер тапкыр кулланылыштагы шприц белән генә эшләү-эшләмәвенә игътибар итәргә кушкан.
11 августта Россия Президенты Владимир Путинның, дөньяда иң беренче буларак, бездә коронавирустан вакцинаның теркәүгә алынуы турында игълан итүен искә төшерик. Аның атамасы – “Спутник V”. Россиядә инде быел көзен үк коронавирустан вакцина ясауга керешү планлаштырыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://tatar-today.ru/2020/08/63581/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X