erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Коронавирустан спирт, хлорка коткарды..."

Коронавирус вакытында Кытайда булган кешеләр тәҗрибәләре белән уртаклашкан.

Урамнарга коронавирустан ниндидер эретмә белән су сипкәннәрен Кытайдан тапшырылган кадрларда, мөгаен, бөтен кеше дә күргәндер. Шулай ук дружинникларны да.

Кытайда карантинда утырган һәм эпидемиянең бөтен хәвефен үз җилкәләрендә татыган русиялеләр COVID-19га каршы хәвефсезлек чараларының ничек эшләнүе турында — азык-төлек, ишек тоткаларын, кием-салымны ничек зарарсызландырулары һәм торак комплексларда дружинникларның ничек эшләве турында сөйләгән.

Бер ханым урамнарны махсус эретмә, хлорка исе килгән билгесез химик состав белән эшкәртүләре турында белдергән. Хлор белән, шулай ук, лифтлар һәм подъездлар, аяк киемнәрен сөрткәннәр.

Спирт тагын бер саклану чарасы булган. Аның белән кибеттә азык-төлек һәм ишек тоткаларын сөрткәннәр. Шәһәрнең барлык халкына берәр шешә медицина спирты таратканнар. "Бер ай карантинга гаиләгә бер литр җитте", - дигән ул.

Бездә дә таратмаслар микән?..

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: lenta.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirustan-spirt-hlorka-kotkardi-176626/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X