Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

    Covid-19 инфекциясе пандемия башланганнан бирле республикада 375 кеше үлеменә сәбәп булган.

    Коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы мәгълүм булды. Шулай итеп, пандемия вакытында вирус Татарстанда яшәүче 375 кешенең гомерен өзгән.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, вафат булучылар 1961 елда туган ир-ат, шулай ук 1937, 1947 һәм 1957 елларда туган өч хатын-кыз.

    «Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

    Реклама

    Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 49 яңа очрагы ачыкланган.  

     https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-03-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-keshe-lg-n-5812202

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: