Коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы расланды
Бүгенге көндә республикада ковидтан 402 кеше вафат булган.
Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
Коронавирустан ике ир-ат (1937 һәм 1939 елларда туган) һәм ике хатын-кыз (1947 һәм 1954 елларда туган) вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле ковид инфекциясеннән 402 үлем очрагы расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев