Коронавирустан тагын ике үлем очрагы бар
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 29га җитте.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир хастаханәгә ике яклы пневмония белән китерелә. Анда Covid-19 расланган була. Пациентның хәле авыр булганлыктан, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар, 23 июнь көнне ул үлгән. .
Икенчесе — Чаллы кешесе. Ул 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә китерелә. Диагноз — Covid-19, авыр дәрәҗәдә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган. Дәвалану ярдәм итми, пациент 8 июльдә вафат була. .
Ике пациентның да үлеменең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә булган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев