erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирустан вакцина ясатучылар арасында акча уйнатуның беренче тиражы җиңүчеләре билгеле

Тираж комиссиясе коронавирустан вакцина ясатучылар арасында беренче 500 җиңүчене билгеләде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте.

Вакцина ясатучылар проектның рәсми сайтында (“Бонус за здоровье”), сертификат номерын кертеп, үзләренең җиңүчеләр исемлегенә кергәнме яки юкмы икәнлеген тикшереп карый ала.

Россия Хөкүмәте карары нигезендә вакцинация узучыларның бердәм регистры мәгълүматлары нигезендә коронавирустан вакцина ясатучылар арасында акча уйнатыла. Лотерея операторы булып “Госзнак” акционерлык җәмгыяте тора.

Лотерея барышында ике этапта компьютер программасы очраклы сайлау юлы белән  җиңүчеләрне билгели. Барысы 1 сең җиңүче булачак. Аларның һәркайсына 100әр мең сум акча түләнә.

Иңү турында мәгълүмат Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында шәхси кабинетта күренә. Мобиль кушымта белән кулланучыларга push-белдерү килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңгән очракта шәхси кабинетка җиңү турында хәбәр килгәннән соң 3 ай эчендә “Мир” картасы реквизитларын кертергә кирәк.

Акча уйнатуның икенче тиражы 2021 елның 14 октябрендә була.

http://government.ru/news/43266/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X