erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кошларны сыйлыйбыз

Балалар бакчасы, мәктәп укучылары кыш җитүен түземсезләнеп көтә. Бердән, кышкы саф һавада урамда еш уйналса, икенчедән, тәрбияче, укытучылары, әти-әниләре белән бергәләп табигатьне күзәтеп, өйрәнергә ярата балалар.

Арчаның 1 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә көтеп ала кышны. Ел саен бакчада кыш, табигать белән бәйле конкурслар уздырыла. Быел декабрь аенда “Кошлар өчен ашханә” конкурсы узды. Балалар әти-әниләре белән бергәләп, кошлар өчен җимлек ясап агачка элде. Хәзер урамга уйнарга чыккан саен шул ашханәләргә җимнәр салып, бергләп кошларның рәхмәт укый-укый ашауларын күзәтәбез.

Әлеге конкурста уртанчылар төркеменнән Рәйхан Шаһиевның җимлеге җиңүчеләр рәтенә керде.

Балаларны кечкенәдән кошларга, гомумән, табигатьтәге тереклеккә ярдәм итеп яшәргә кирәклеген аңлатып, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү — бакча тәрбиячеләренең бурычы. Ә конкурска җимлек ясаган әти-әниләргә булышып балалар хезмәт дәресен дә уза — кулларына кадак, чүкеч тотып, такталарны тотып торып, эш коралларын да таный алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Гөлнара Зиннәтова, Ольга Шәрипова, Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X