Кошлар килүгә әзер
Кош оялары агачка менеп кунакларга да өлгергән инде.
Курса Почмак мәктәбе укучылары кошларны каршы алырга әзер. 1-4 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Рәмзия Әхмәтсафина һәм Гөлгенә Хөснетдинова) берсен-берсе уздыра-уздыра сыерчык оялары ясаган. Искиткеч матурлар алар. Менә сыерчыклар шатланыр инде.
Иң-иң матур оя дүртенче сыйныф укучысы Айназ Гизатуллинныкы булып чыккан. Ул оя гына түгел, кечкенә хан сарае ясаган! Кош оялары агачка менеп кунакларга да өлгергән инде. Газ операторлары Марсель Шәймуллин, Фидарис Сабирҗанов, Илһам Рахиев тиз арада аларны элеп та куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев