erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Космонавтларны очарга әзерләгән табиб Арчада яши

12 апрельдә дөнья җәмәгатьчелеге кешенең галәмне яулый башлавының 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Беркөн Арчада яшәүче Гөлсинә Белова белән очраштык. Сөйләшә торгач, ире отставкадагы подполковник Александр Николаевичның 34 ел дәвамында Байконурда эшләве ачыкланды. Димәк, безнең Арчада да космос белән бәйле кешеләр яши?

– Лаеклы ялга чыкканнан соң туган якка кайтып, иремнең туган нигезендә төпләнергә булдык, – диде ул.

Икенче көнне Александр Белов янына юл алдым. Гөлсинә ханым кисәткәнчә, аз сүзле, җитди, бик тыйнак кеше булып чыкты ул. Әмма аралашырга каршы килмәде. “Журналистлардан котылып булмаячагын беләм инде мин”, – дип кенә куйды.

Арчада туып-үсеп, 1975 елда беренче мәктәпне тәмамлый ул. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайта. Казан медицина институтына укырга керә. Дүрт елдан соң Горькийга китеп, медицина институтының хәрби-медицина факультетында укуын дәвам итә. Хәрби табиб дипломын алганнан соң 1985 елда  ул “Байконур” комплексына эләгә. Шунда ук Александр Беловны частька медицина хезмәте күрсәтү–медпункт начальнигы итеп куялар.

– Төрле частьта төрле вазыйфалар башкарырга туры килде. Әмма барысы да космос белән бәйле булды. Солдатлар, офицерлар белән эшләдем.  Алар “Байконур” комплексында ракеталар җибәрү өчен объектлар төзеделәр, – диде ул. – Ә 2001 елдан хезмәтем турыдан-туры ракеталар белән бәйле булды. Мин космик аппаратларны сынау һәм куллануның икенче үзәгенә эләктем. Биредә минем контрольлек астындагы бригада ракеталарны җибәрүгә әзерләгәндә барлык төр медицина хезмәте күрсәтте. Мәсәлән, медицина хезмәткәрләреннән постлар куела. Алар кирәк булган очракта беренче медицина ярдәме күрсәтергә һәм медпунктка озатуны оештырырга тиеш. Яки изоляцияләргә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2005 елда Александр Белов Хәрби көчләр составыннан китә, әмма “Россия федераль медицина-биология агентлыгы” “Байконур” комплексының гигиена-эпидемиология үзәгендә эпидемиология бүлеген җитәкли башлый.  Ә 2008 ел башыннан 2019 елга кадәр  “Россия федераль медицина-биология агентлыгы”ның төбәк идарәсендә шулай ук эпидемиология бүлеге җитәкчесе булып эшли.

– 2008 елдан космонавтлар белән тренировкаларга йөрдек. Ракеталарны җибәрү алдыннан да беренче сафта була идек. Минем бригада ракетада дезинфекция үткәрә, мин аларның эшен контрольдә тотам. Ракета очып киткәнче шунда булам. Башта аның эчендә, аннан тышкы якта. Нигездә, ракеталарны төнлә җибәрәләр иде. Көндез дә ял юк. Отчетлар сорыйлар. Шулай безнең өчен төн дә, көн дә эш булды, – диде А.Белов. – Италия, Франция, Корея космонавтларын дә әзерләдек. Алар да “Байконур”дан безнең корабльләрдә очалар. Гарәп шәехы да ракетада күтәрелде. Хәзер 200 миллион доллар акчасы булса, турист булып һәркем ракетада оча ала.

“Көн дә мотовозда 88 километр араны йөреп эшләде ул, – диде хатыны Гөлсинә ханым. – Өйгә кайтып  кергәне дә булмады, дисәм дә ялгышмам. Без, офицер гаиләләре, бер-беребез белән дус булдык, ярдәмләшеп яшәдек. Балалар кечерәк вакытта балалар бакчасында шәфкать туташы булдым, аннан хәрби поликлиникада эшләдем. Төрлесен күрдек. Газ, ут, акча юк чаклар да булды. 60 градуска кадәрле эсселек үзәккә үтә иде. Түздек”.

Кызлары Елена да, уллары Алексей да Мәскәү авиация институтын тәмамлап, әтиләре юлыннан киткәннәр, космос белән бәйле хезмәт башкаралар. Алексей 4 ел Байконурда ракета-космик комплекста баш белгеч булган. Хәзер Казанда яши. Кызы гаиләсе белән Королев шәһәрендә. Киленнәре белән кияүләре дә шул өлкәдә. Тулы бер космик династия.    

...Александр Беловның бүләкләрен барлыйбыз. Дистәләгән истәлек медальләре (иң кыйммәтлесе “Алтын Хач” медале), командир сәгате, китап басарлык Мактау грамоталары – хезмәтенә бәя. Космонавтика көне белән сезне, Александр Николаевич.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X