erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коточкыч диагноз ишетә. “Бала гомер буе коляскада булачак”

Берәү дә авыруны сорап алмый, инде шулай язган икән, берни эшләп тә булмый.

Беркөн редакциягә Арчада яшәүче Тәнзилә Хәмзина килеп керде. “Авыр чакта ярдәм кулы сузганнарга рәхмәт белдерәсем килә”, – диде ул.

Бездә рәхмәт сүзе җиткерү түләүле, дию дә туктатмады аны. Аңа да риза иде. Тик монда хәл икенче төрлерәк тора. Аның улы тумыштан инвалид Рамил Шәрәфетдиновка актив коляска алып бирүдә ярдәм иткәннәр.

Ана кеше баласының сөенечле йөзен күрү өчен ни генә эшләми. Өстәвенә Рамил Тәнзиләнең бердәнбер баласы. Ташкентта яши Тәнзилә. 30га җитеп кенә кияүгә чыга. Уллары туа. Баласы алты айда утырмагач, аптырап табибларга мөрәҗәгать итә һәм коточкыч диагноз ишетә. “Бала гомер буе коляскада булачак”. Бу ханымдагы ихтыяр көченә сокланырлык. Шул көннән башлап нинди генә табибларга, дәвалаучы әбиләргә йөртми ул Рамилне. Файдасыз икәнне белгәч тә күңеле төшерми, туган ягына кайта, Арчада урнаша.

Рамил Шәрәфетдинов бик башлы малай булып чыга. Комьютерны өйрәнә, башта махсус, аннан югары белем ала. Дөрес, читтән торып. Сессия вакытларында әнисе аны көн саен коляска белән укырга йөртә. Бишкә генә укый егет. Тик... Эх, яшьтәшләре кебек көн саен эшкә дә бара алса... Әмма төшенкелеккә бирелми егет тә. Әнисе кебек ный характерлы ул. Шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә, дини догалар өйрәнә...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бочче дигән спорт төре белән шөгыльләнә ул. Җиңүләр дә яулый. Районда, республикада гына түгел, Россиядә дә чемпион исеменә лаек була. Республиканың җыелма командасы составына керә. Уңышларына бөтен район сөенә, район башлыгы Илшат Нуриев район үзәгендә үткән чара вакытында егеткә бүләк тапшыра. Тик... бу җиңүнең ничек килгәнен Рамил үзе дә түгел, әнисе Тәнзилә генә белә. Акча, акча, акча... Ярышларга алып бару өчен акчаны аның үзенә табарга туры килә. Икешәр эштә эшли, әмма улын андый мөмкинлектән мәхрүм итми Тәнзилә.

– Тагын ярышка барасы бар. 60 мең сум акча кирәк булачак, – ди ул. –Эшләп торганда табарбыз, анысы. Икенче проблема бар иде. Бер ярышта аңа Россиякүләм, илебездән читтә үткән ярышларда катнашырга туры килгән очракта актив коляскасыз кермәячәкләр, диделәр. Ә ул 238 мең сум тора. Аны каян юнәтәсе? Безнең өчен искиткеч зур сумма бит бу? Әмма яхшы кешеләр бик күп икән. Дәрәҗәле ярышта җиңеп кайтканнан соң Арча радиосына чыгыш ясарга чакырдылар Рамилне. 2018 ел иде бу. Шунда алып баручы Гөлнара проблемабыз турында да әйтеп үтте. Фитыр сәдакасы бирә торган вакыт иде. Бик күп кеше картага да акча салды, өйгә дә китерде. Исрафил Насыйбуллин берничә тапкыр аш вакытында җыелган акчаларны кертеп чыкты. Барысына да чиксез рәхмәтлемен.

Шунда Тәнзиләгә берәү “Ак Барс “Холдинг компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Иван Егоровка мөрәҗәгать итәргә тәгъдим ясый. Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов хат язарга булыша. Шуны тотып, кусалар, чыгып китәрмен, дип ана Казанга юл ала. Юк, кире бормыйлар аны, киресенчә, ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр.

– Иван Михайлович кушуы буенча “АСПК” җәмгыяте директоры Ленар Абдуллин, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина, аннан тыш “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров, “Көнбатыш” сәүдә комплексы җитәкчесе Әгъләм Локманов, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте директоры Илһам Сабиров, “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева акча күчерделәр, “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев шәхсән үзе өйгә китереп бирде. Җитмәгәнен үзебез түләдек. Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә актив коляска кайтты! Ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Баламны шулай сөендергән өчен Ходай сезне зурласын. Берәү дә авыруны сорап алмый, инде шулай язган икән, берни эшләп тә булмый. Баланың сөенече минем өчен дә зур шатлык, – диде Тәнзилә Хәмзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X