erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ковид авыруына каршы антитәнчекләр буенча QR-кодны бер генә тапкыр алырга мөмкин булачак.

Сертификат алты ай гамәлдә булачак.

Ковидка каршы антитәнчекләре булган Татарстанда яшәүчеләр QR-кодны бер генә тапкыр ала алачак.  Бу хакта Татарстанда оператив штабных инстаграм аккаунтындагы туры эфир вакытында баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов сөйләде.

Антитәнчекләр буенча сертификатлар быелның 21 февраленнән бирелә башлый. Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, антитәнчекләргә анализ бирү мәҗбүри иминиятләү программасына кертелмәгән. Тестны шәхси лабораторияләрдә генә тапшырырга була. Нәтиҗәләр автомат рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталына җибәреләчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Порталда гариза өч көн эчендә карала, аннары алты ай дәвамында гамәлдә булган QR-код белән сертификат бирелә.

Баш эпидемиолог билгеләп үткәнчә, мондый сертификатны бер тапкыр гына алып була. 6 ай үткәч яңадан тест биреп, QR-код алып булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X