erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ковид йоктырган йөкле 6 татарстанлы реанимациягә эләккән

Татарстан баш акушер - гинекологы сүзләренчә, коронавирусны авыр кичергән булачак әниләр Республика Клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә дәвалана.

Татарстанда 6 йөкле хатын - кыз ковид йоктырып, реанимация эләккән, дип яза "ГТРК". Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер - гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, коронавирусны авыр кичергән булачак әниләр Республика Клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә дәвалана. РКБ да шундый 40 пациент, ә 20 се 7 нче номерлы хастаханәдә дәвалану курслары алырга мәҗбүр. 
Табиб сүзләренчә, соңгы арада йөкле хатын - кызлар арасында коронавирусны авыр кичерү очраклары күбәйгән. 
"Яңа коронавирус инфекциясе йөклеләрдә бик авыр уза. Үлем очраклары да булды. Баланың һәм аналыкның размерлары зураеп, диафрагмага тәэсир ясый. Кислород җитмәүгә тагын үпкәләрнең вирус нәтиҗәсендә зыян килүе дә өстәлә. Шуңа да йөккә узар алдыннан коронавируска вакцина ясату мөһим ", - дигән Шиһабетдинова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kovid-yoktyrgan-ykle-6-tatarstanly-reanimatsiyag-elkkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X