Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ковидны җиңел формада кичергән кешеләрнең сәламәтлеге начарланырга мөмкинме?

    Кешеләр вирусны никадәр озак «йөртсә», ул төрле илләрдә, милләтләрдә һәм генетик популяцияләрдә шулкадәр озаграк тарала

    Кеше коронавирусның җиңел формасын гына кичерсә дә, өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Мәскәү шәһәренең 52 нче хастаханәсенең баш табибы Марьяна Лысенкога сылтама белән «Российская газета» яза. 

    «Хәтта бу авыруны җиңел формада кичергән кешеләрнең дә сәламәтлекләре белән җитди проблемалары килеп чыга», — дип сөйләде табиб.

    Белгеч әйтүенчә, кешеләр вирусны никадәр озак «йөртсә», ул төрле илләрдә, милләтләрдә һәм генетик популяцияләрдә шулкадәр озаграк тарала. Ә бу даими мутацияләргә китерәчәк. Кайчандыр грипп вирусы белән шундый хәл килеп чыккан. Һәм шул вакытта коронавирус күпмедер дәрәҗәдә һәр кешегә дә кагылачак, хәтта берничә мәртәбә авырырга да туры килүе бар.

    Реклама

    Ә вакцина ясатырга теләмәгән яки вакцина мөмкинлекләренә ышанмаган кешеләргә табиб «кызыл зонага» экскурсиягә барырга һәм кешеләрнең ничек каты авыруын карарга киңәш итә. «Чөнки алар белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин», — диде Лысенко.

     https://intertat.tatar/news/questions_answers/02-05-2021/kovidny-i-el-formada-kicherg-n-keshel-rne-s-lam-tlege-nacharlanyrga-m-mkinme-5821616

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: