erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кояшкай”лар татар әкиятләре белән таныша

Китап – киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең, Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Х.Шабанов

2021-нче ел – Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп кабул ителде. Шул уңайдан Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында төрле чаралар  үткәрелә башлады. Бу көннәрдә генә балалар бай тарихы булган Мөндеш авылы китапханәсендә булып кайттылар. Әле күптән түгел генә китапханә күпфункциясе үзәккә күченде. Матур затлы, җылы бина... Укы да укы гына!  

Китапханәнең тарихына кыскача гына күз салып алыйк:1937-нче елда клуб бинасында китапханә өчен бер бүлмә бүленеп бирелә. Ул вакытта ул бары тик Уку залы дип кенә йөртелгән. Анда Төбәк – Чокырчы авылыннан Закиров Вафа исемле абзый эшләгән. Халык аны үз итеп Избач Вафа дип йөрткән. Вакытлар үтү белән китапханәгә икеяклы зур бина бирәләр. 1971 -нче елны бу китапханәдә Низамиева Фәйрүзә апа эшли башлый. Ул елларда китап фондының байлыгы буенча Мөндеш китапханәсе иң бай китапханәләрнең берсе була.  

1982 – нче елның февраль аенда китапханә яна. Яңа китапханә тыргызу, китаплар җыю өчен күп көч кирәк була. Шул елны колхоз канцеляриясе бинасы китапханә итеп оештырыла, икенче ягында исә медпункт була. 1990-нчы елны Фәйрүзә апа вафатыннан соң, 11-нче сыйныфны тәмамлаган Низамиева Ләйлә әнисенең эшен дәвам итә.  

Бүгенге көндә исә менә инде 27 ел китапханәне Шәмсетдинова Миләүшә Нургали кызы җитәкли. Хәзерге көндә китапханәдә 6 меңгә якын китап бар. Ел дәвамында 20 исемдә газет-журнал килеп тора.  

“Үзегезнең китапханәдә тагын нинди китаплар күрер идегез?” – дип сорадык без Миләүшә апайдан.  “Арчаның үзәк китапханәсе безне ел дәвамында әдәби китаплар белән тәэмин итеп тора. Бик зур рәхмәт аларга. Үзегез күреп, сизеп торасыз. Соңгы вакытта замана белән бергә татар әдәбияты да бик яңартылды. Мөндеш авылында, аллага шөкер, балалар бик күп. Хыялым – китапханәне татарчага тәрҗемә ителгән, матур бизәкле балалар энциклопедияләре белән тулыландырырга”.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Китапханә Мөндеш балалар бакчасы белән быелга махсус план да төзегән. Ел дәвамында “Туган телем – серле тел”, “Тел – күңел көзгесе” исемле төрле викториналар, интеллектуаль уеннар үткәрү планлаштырыла. Беренче чара – 21 февраль – Туган тел көнендә үткәрелде.   

Хәзерге балаларга татар халык әкиятләрен укыту, китап кадерен белеп үстерү – безнең төп бурычыбыз.  

Гөлшат Хөсәенова - балалар бакчасының музыка җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X