erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кояшта дөрес кызыну буенча киңәшләр

Дөрес итеп кызынганда кояш нурларының файдасы да юк түгел.

Тән тиресе матур төскә керә, бетчәләр югала. Ә инде кояш астында артык озак ятып, бик каралсагыз, аз гына сизелеп торган җыерчыкларыгыз да «күрегез мине» дип әллә каян кычкырып торачак. Кояш бөтен кешегә дә бертөсле «карамый». Җирән һәм аксыл чәчле кешеләргә кояш нурларыннан саклану хәерле. Аларның тән тиресе аеруча сизгер. Тәннең матур төскә кереп каралуы күңелле, әлбәттә, әмма таплар каплаган һәм урыны-урыны белән янып чыккан тәнгә караганда алсу төс күпкә яхшырак. Кояшта кызыну сезонын ачып, кояш астында тору вакытын акрынлап кына арттыра барыгыз. Иң башта кимендә берәр сәгать тәнәфес ясап, 15-20шәр минут кына кызыныгыз. Беренче көнне кызыну процессы 30-40 минуттан артмасын. Көндезге 12дән алып 15.00 сәгатькә кадәр туры кояш нурларыннан сакланыгыз. Бу вакыт аралыгы радиацияле нурланышның активлашу чоры. Кызыныр алдыннан тәнегезгә махсус крем да сөртергә онытмагыз. Кул астында крем булмаса, аның урынына бернинди дә мазь, вазелин яки глицерин сөртә күрмәгез. Гадәти кремнар да ярдәм итмәячәк. Ә менә кастор һәм үсемлек маеннан ясалган катнашма кояш нурыннан саклый һәм шул ук вакытта матур итеп кызынырга да мөмкинлек бирә. Әмма аны күп итеп сыларга ярамый. Кызыныр алдыннан керфеккә тушь сылау һәм биткә кершән сөртү турында да онытыгыз. Кояш астында бөтен «матурлыгыгыз» агып кына төшәчәк. Кызынганнан соң салкын су астына керергә ашыкмагыз, иң элек күләгәдә суынып алыгыз. Кызынган вакытта да шулай ук салкын эчемлекләр белән мавыкмагыз. Иң яхшысы - лимон согы кушып ясалган яки минераль су.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туңдырма температураны 1-2 градуска төшерә анысы, әмма авыз куышлыгындагыны гына. Ул эссене басмый, салкын тидерүгә бер сәбәп кенә булып тора. Спиртлы эчемлекләр эчеп һәм майлы ризыклар, әйтик, шашлык ашап харап булмагыз. Кояш астында артык утырып, тәнегезне пешерсәгез, халык медицинасы чаралары турында искә төшерү комачау итмәс. Битегезне пешергән булсагыз, күкәй агына берәр бал кашыгы бал, сөт һәм лимон согы кушып ясалган битлек сылагыз. Кояшта пешкән урыннарны кефир, эремчек суы, оеган сөт «тынычландыра». Вак итеп туралган кәбестә яфракларына күкәй агы салынган катнашма да ярдәмгә килә. Зыян күргән урынга көненә берничә тапкыр түбәндәге катнашманы да сыларга була: бер аш кашыгы үсемлек маена ике аш кашыгы каймак һәм бер күкәй сарысы салып болгатыгыз.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/koyashta-dres-kyzynu-buencha-kishlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X