erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Койма артында тормыш гөрли

Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йорт турында күпләргә мәгълүм.

Тик ул хакта искә төшерүгә кешеләрдә ничектер каршылыклы фикерләр туа. Интернат-йортның исеме үк шуңа этәрә. Әмма Арча сәнгать мәктәбендә үткән концертта интернат-йортларда тәрбияләнүчеләрнең чыгышларын күреп сокланып утырдык. “Талантлар салават күпере” дигән бишенче республика фестивале үтте анда.

Ошады, дип кенә әйтсәм, дөрес булмас, бик ошады концерт. Беренчедән, чыгыш ясаучыларның самимилеге, ә аннан осталыклары күңелгә хуш килде. Нинди талантлар бар, ә? Бер яктан алар өчен сөенеп, алкышлап утырсак, икенче яктан, күңел сыкрады, йөрәк елады. Эх, язмыш...

Әмма хөкүмәт психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар турында даими кайгыртып тора. Яңа Чүриледәге интернат-йортта алар өчен бөтен шартлар тудырылган. Капкадан килеп керүгә, территория төзекләндерелгән, бар җирдә чәчәкләр, утырып ял итү өчен эскәмияләр.

Күптән түгел файдалануга тапшырылган бина эче дә якты, чиста, матур, бернинди ят ис юк. Бүлмәләр дә шундый ук. Әмма иң кызыгы – психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тудырылган мөмкинлекләр. Бер бүлмәдә дәрес бара. Компьютер сыйныфы булып чыкты ул. Алларында ноутбуклар. Тагын бер бүлмәдә хатын-кызлар газ плитәсе янында мәш киләләр – коймак пешерәләр. Икенчесендә өстәл сервизлыйлар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коридорда бер-ике урында төркем белән җыелып утырганнар. Берсендә бәйлиләр иде. Икенче урында рәсем ясыйлар. Урамда коляскадагылар өчен дәрес бара. Шунда гына беседкада бер төркем кеше пластилиннан әйберләр ясый. Икенчеләре асфальтка бур белән рәсемнәр төшерә.

Спортка да зур урын бирелә. Спорт мәйданчыклары, уенчыларның формаларына кадәр бар. Тренер алганнар. Уйныйлар, ярышалар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын концертта күрдек.

Кыскасы, ябыкта, биек койма артында яшәсәләр дә, “тормыш” гөрли анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X