Көзге арыш һәм бодай басулары тикшерелде
«Россельхозцентр»ның Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.
"Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре белэн берлектә 6-7 февраль көннәрендә район кырларында ООО Тукай һәм ООО "Ак Барс" Агрокомплексы" хуҗалыклары агрономнары,җитәкчеләре катнашында көзге арыш һәм бодай басулары каралып тикшерелеп чыгылды.
: ООО "Тукай" хуҗалыгында басуда кар катламы 20 см,туң тирәнлеге 6-7 см,тармаклану үзәгендә температура - минус 0,3°. Чиста пардан соң чәчелгән Зилант (элита) сортлы арыш басуында үсемлек саны 1 кв м - 490 данә тәшкил итә. Уҗымнарның кышлау барышы әйбәт дип бәяләнә.
ООО "Ак Барс" Агрокомплексы" хуҗалыгында 2024 елның 30 августында чиста пардан соң чәчелгән Казанская -560 (ПР-2) сортлы көзге бодай басуында кар катламы 40 см на кадәр,туң тирәнлеге 8-10 см. Кар катламы уртасында (җир өстеннән 20 см биеклектә) 1,5-2 см калынлыкта боз катламы күзәтелә (хасил булган). Үсемлекләр тармаклану фазасында. Декабрь аенда хуҗалыкның 5 басуында уҗымнарда тупланган шикәр күләме тикшерелгән иде,аларның күләме 25,6-30,1% тәшкил итә. Бу әйбәт күрсәткечләр. Үсемлекләр өчен язга кадәр табигатьнең кырыслыкларына каршы торучанлыгын арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев