erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көзге культуралар ни хәлдә

Бу турыда Россельхозцентрның район филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

Казанка агрофирмасында чиста пардан соң чәчелгән 600  га күләмендә көзге арыш культурасы  тармаклану фазасында 1 кв.метрда 550 үсемлек тәшкил итә. Уҗымнарның хәле әйбәт. Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан көздән чәчелгән уҗым культураларының хәле даими каралып торыла. Октябрьнең беренче 10 көнендә ООО АФ Казанка, ООО СХП Северный, ООО АФ Кырлай хуҗалыкларында  булдык.
Кырлай агрофирмасында 600 га. арыш һәм 600 га. көзге бодай культуралары тармаклану фазасында. Бер үсемлектә 4-5 тармак исәпләнә. Северный хуҗалыгында көздән 1076 га күләмендә көзге арыш, бодай, тритикале культуралары чәчелде. Август аенда чәчелүгә карамастан, үсемлекләр 2-3 яфрак фазасында, тармаклану чоры эле кузәтелми.
Арча метеостанция мәгълүматләре буенча сентябрь аенда уртача тәүлеклек һава температурасы +11 градус ( норма +11,6 градус). Явым-төшем 25,2 мм ( норма 44 мм). Сентябрь аеның 2 декадасында урыны белән беренче кырау кузәтелде.
 Октябрьнең беренче 10 көнендә уртача һава температурасы +9,9 градус (норма +7,1 градус). Явым-төшем 25 мм яуды (норма 15 мм).
 11 октябрьгә туфракның 1 метр катламында 168 мм дым тәшкил итә (норма 135 мм). Алдагы көннәрдә һава торышы температурасының салкынаюы көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X