erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпбалалы гаилә яшәгән йортта коточкыч фаҗига булган

Хатынын һәм ике баласын чыгарып өлгергән...

Авыргазы районының Куезбаш авылында бүген төнлә коточкыч фаҗига булган. Күпбалалы гаилә яшәгән торак йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
"Янгын сүндерү барышында 42 яшьлек ирнең һәм 4 яшьлек баланың гәүдәләре табылды, аларның әтисе һәм кызы булуы мәгълүм, - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. - Йортта биш кешедән торган күпбалалы гаилә (әти-әниләре һәм өч бала) яшәгән. Шифер шартлаган тавышка беренче булып әниләре уянган. Ул верандага чыккан һәм аны ут ялмап алуын күргән. Шуннан соң залда йоклаган ирен һәм балаларын уяткан. Ишек аша чыгу инде мөмкин булмаган. Ире йортның көнбатыш өлешендәге тәрәзәне ватып, хатынына һәм ике баласына чыгарга ярдәм иткән".
Янгын сүндерүгә 23 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: пресс-служба МЧС по РБ

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.ru/articles/budni/Hatinin--m-ike-balasin-chigarip-lgerg-n-823839/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X