erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Көпчәк артыннан күренми идем”

Саткан акчага улына кабартма алып ашата.

Урып-җыю чорында тырышып эшләп беренче урынны алган өчен Минсабир Әкбәровка бүләккә костюм-чалбар, башкаларга галош бирәләр.

Иске Кырлайдан ул. Сугыш башланганда аның ни икәнен дә аңлап бетермәгән 12 яшьлек яшүсмер генә була. Абыйсы фронтка китеп, ике баласын ятим итеп яу кырында ятып кала. 7 сыйныфны тәмамлауга өлкәннәр белән бергә тормыш йөген тарта башлый.

– Ике ат җигеп чәчү чәчәргә куштылар. Бригадир Нотфулла абый атлар алып килеп, камыт киертеп, өйрәтеп бирде. Үземнән булмады, чөнки бик кечкенә, көпчәк артыннан күренми дә идем. Шулай да әйбәт эшләдем, мактап кына тордылар. Бервакыт Пошалым юлы өстендә чәчү чәчәм. Бер ат килеп туктады. Миңа кул селти. Район башлыгы булып чыкты. “Нишләп йөрисең?” – ди.  “Чәчү чәчәм”, – дим. Кем кушты, дип сорый бу. Бригадир, дим. Атларны тота аламы, читкә китмиләрме, дип карап та барды әле. Аннан күтәреп чәчкеч өстенә утыртты да: “Төшмә, шунда гына утырып йөр, югыйсә, күмелеп каласың”, – дип китеп барды. Лобогрейка белән уракка да чыктым әле. Кайда яхшы эшче кирәк, синең абыең эшли иде, дип шунда куштылар, – дип сөйләп китте Минсабир абый.

Әти-әнисе исән-сау булгач, ач йөрми балалар. Әтисе балык булса да тотып кайта. Печән әйләндерә торган кул тырмасы ясау остасы була әтисе. Буяп, матур итеп эшләп куя да, Арчага сатарга төшә. Минсабирны да үзеннән калдырмый. Саткан акчага улына кабартма алып ашата.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти балык тотып күрше рус авылына алып барып сата, я ризыкка алыштыра иде. Әти ятьмә сала, мин төшеп карап торам, аннан тоткан балыкны уфалла арбасы белән Тыңламаска алып менеп китә. Үзебез үстермәгән, хәләл көчебез кермәгән ризык та хәләл булмый, дигән татар халкы, шуңа балык ашамаган, сатып башка ризыкка алыштырган. Аның балыгы да күп керә иде ул чакта, – дип сөйләвен дәвам итте ветеран. – Әни дә бик тырыш булган. Никадәр кыенга килсә дә, сыерны бетермәгән.

... Хәзерге вакытта Минсабир абый улы Фәрит гаиләсе белән яши. 32 ел бергә гомер иткән килене Илсинәгә чиксез рәхмәтле.

– Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләдем. Җәен көтү көтсәм, кышын таналар карый идем. Хатыным Ханна белән 70 ел тату гомер иттек. Бик яшьли өйләнештек без. Армиягә киткәнче үк язылыштык. Кайтканда балам бар иде инде. Ун балабыз булды, дөрес, 4се бала вакытта, берсе 40 яшендә үлде. 5се исән-саулар. Бик игелекле булды балаларыбыз. Әниләре генә безне мәңгегә ташлап китте, – диде Минсабир абый шундый балалар үстерүләренә куанып.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X