erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпербашта матур үзгәрешләр бар

Бу хатны сөенеп язалар.

Соңгы елларда мәдәният өлкәсенә игътибар арта бара. Без, Күпербаш авылының мәдәният хезмәткәрләре, соңгы 1-2 елда үзебезгә булган игътибарны, уңай карашны бигрәк тә нык тоябыз.

2019 елның июль аенда авылдашларыбыз белән очрашуга Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул очрашу эшлекле һәм нәтиҗәле чара булды. Авыл халкының сорау-үтенечләре күп җыелган иде. Авыл халкының моң-зарларын, мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим-гозерләрен районыбыз вәкилләре бик игътибар белән тыңладылар, аңлатмаларын, киңәшләрен бирделәр. Без - мәдәният хезмәткәрләре дә, үзебезнең бик зур гозеребезне җиткердек. Мәдәният йорты түбәсеннән  су үтә иде, бу бик күп кыенлыклар тудырды. Мәдәният йорты 2005 елда мәдәни спорт үзәге итеп үзгәртелү сәбәпле, сәхнәсез калды. Ә сәхнә кирәк. Аны авылыбыз халкы да бик көтте.

Бу очрашуның нәтиҗәсе озак көттермәде. Икенче көнне үк эшкә тотындылар. Мәдәният йортына яңа түбә эшләнде. 2020 елга  яңа түбә белән кердек. Ә февраль - март айларында бинага ремонт ясалып, сәхнә дә әзер булды. Авылыбызның фельдшер-акушерлык пункты, китапханәсе дә ремонтланып, яңарып, балкып тора хәзер. Китапханәне зуррак бүлмәгә күчерү дә насыйп булды. Китап укучылар да кергән саен рәхмәт укып, матурлыкка сокланып китәләр. Без үзебез дә, авылыбыз халкы да районыбыз хуҗаларына бик рәхмәтлебез.

Узган елгы коронавирус белән бәйле вәзгыять күп кенә эшләргә аяк чалса да, мәдәният  өлкәсендә эшләүчеләр югалып калмады. Халык белән аралашуның яңа формаларын таптык. Ә инде хәлләр бераз рәтләнә төшкәч, шатлана – шатлана “сәхнәбезне эшкә җиктек”.

Без оештырган чараларга авылыбыз халкы да, кунаклар да бик теләп йөриләр, катнашалар. Авылыбыз үзешчәннәре катнашында үткән концерт – спектакльләр һәрвакыт яратып кабул ителә. Без, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәргә аеруча рәхмәтле. Бергә – бергә күңелле итеп эшләргә һәм яшәргә язсын!

Авылыбызның мәдәни эшенә ярдәм итүчеләр турында да сөйләп үтәбез. Алар: авылдашларыбыз эшмәкәрләр Алимас абый Әмиров, Рәфкать һәм Гүзәл Сабирҗановлар, Равилә апа Мотыйгуллина, Әлфия апа Әхмәдуллина, “Мамонтенок”  кибете хуҗасы Лилия Гыйззәтова, Ирек Гарифуллин, Альберт Галәветдинов, Лилия, Азат Хәкимовлар, Гөлназ, Илдар Минһаҗевларга, Римма Тимашева, Зөлфия Әхмәтҗанова, Фәридә Ахунова, Руфия Минҗанова, Наилә Гыймадиева, Фирая Вәлиева.  Кылган игелекләре үзләренә дә яхшылык белән әйләнеп кайтсын. Аяз Әхмәтҗанов,  Илфат Иванов, Нияз Сафиуллин, Рәмис Ганиев кебек оста куллы егетләребезгә шулай ук олы рәхмәтебезне белдерәбез. Яраткан җырчыбыз Сөмбел Заһидуллинаның әтисе үзешчән Альберт Заһидуллин кирәк вакытта гармунда да уйный, җырлый да, театр да куя, сәхнә күренешләрен ясауда да катнаша, хуҗалык эшләрендә дә булыша – әнә нинди төрле яктан булган кешеләр бар бездә!

Безнең янәшәбездә һәрвакыт булышырга әзер торган  Шәрыкъ территориаль  үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин, “Казанка “ агрофирмасы җитәкчесе Айдар Сабировның булуы да безгә бик уңайлы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югарыда атап үткән авылдашларга, иганәчеләргә, гомумән, һәркемгә исәнлек-саулык, гаиләләренә һәм эшләрендә уңышлар телибез. Бергә – бергә күңелле яшик! Авылыбыз яшәсен! Тырыш, кунакчыл, киң һәм шат күңелле халкы белән данланып яшәсен!

Авыл мәдәният хезмәткәрләре исменнән

Алсу Иванова,

Күпербаш китапханәсе мөдире.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X