erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күперләр дә картая

Безнең иминлегебез юлларның торышына да бәйле. Бу яктан әлләни мактана алмыйбыз. Чокыр-чакырлы юлда машиналар, нервлар туза, һәлакәтләр килеп чыга.

Дөрес, ел саен күпмедер эш башкарыла, юлчылар иртә яздан асфальт ямый, күпмедер күләмдә асфальт түшәлә, вак таш җәелә. Быел менә Арча–Яңа Кенәр, Арча-Әтнә юлының ватылган өлешен рәткә китерәләр. Мондый вакытта бераз уңайсызлыклар да килеп чыга инде, эш барган урынны басу юлыннан әйләнеп үтәргә туры килә. Юлчылар хәрәкәтне көйли, транспортны әле бер якка, әле  икенче якка уздырып торалар. Кайбер машина йөртүчеләр аларны тыңларга теләми, каршыга килгән машиналарга каршы баруын дәвам итә. “Без аларны таныйбыз да, гади халык тыңлый, болар төрле  дәрәҗәдәге түрәләр шоферлары, кисәтсәң сүгенеп, төрле сүзләр әйтеп китәләр”, – дип зарлана юлчылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев андый “блатной” шоферларны телефонга төшереп ЮХИДИ бүлекчәсенә җибәрергә киңәш итте. “Берәүгә дә ташлама булмаячак!” – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле менә Югары Аты авылындагы күпер проблемасы килеп туды, аңа бәйле рәвештә яңа күпер төзелгәнче вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Кырык елга якын хезмәт иткән күпернең ресурслары бетеп бара. Болай карап торганда берни дә юк кебек. Әмма игътибарлырак кешегә күпернең нәкъ уртасында чатнаган урыннар күренә. Астан караганда күпернең туза башлаганы аеруча күзгә ташлана.

Әлеге күпердән йөк транспорты хәрәкәте тыелачак, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов. – Биредә яңа күпер төзергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X