erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпфатирлы йортлар подъездларында атна саен дезинфекция үткәрелә

Шәхси эшмәкәр Рамил Шакиров хезмәт күрсәтә.

Күпфатирлы йортлар подъездларында да дезинфекция үткәрелә.

– 200дән артык күпфатирлы йорт бар. Шуларның 145ендә махсус график нигезендә дезинфекция үткәреп торабыз, – диде идарәче компания җитәкчесе Илдус Әһлиев.

– Нишләп 145ендә генә? Башкалары ни өчен читтә кала?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 145 йортта подъездларның чисталыгын тәэмин итү буенча махсус килешү нигезендә шәхси эшмәкәр Рамил Шакиров хезмәт күрсәтә. Һәр атнага бер тапкыр. Моның өчен һәр фатир хуҗасы үз торак мәйданыннан чыгып бер квадрат мәйданына 2 сум 21 тиеннән акча түләп бара. Калган йортларда фатир хуҗалары үз теләкләре белән подъездларны чиратка куеп үзләре юа. Без исә алардагы чисталыкны даими контрольдә тотабыз. Үзләре юарга теләк белдергән икән, юсыннар, каршылык күрсәтмибез. Безнең өчен иң мөһиме – чиста булсын. 20 марттан суга махсус хлорлы состав кушыла башлады. 1 апрельдән өстәмә эшкә дә алындылар – подъезд ишекләрен, тоткаларын, почта ящикларын, баскычтан тотынып менү җайланмаларын, подъезд тәрәзә төпләрен дә һәр атна саен махсус хлорлы состав кушылган су белән сөртәләр.

– Калган күпфатирлы йортларда ничек?

– Башка йортларда яшәүчеләрдән дә сорашып  шалтыратучылар булды. Аларга да нәкъ шундый ук эш башкарырга тәкъдим ителде. Беренче чиратта ул шул йортларда яшәүче кешеләрнең үзләре өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X