erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпфатирлы йортларда янгын куркынычсызлыгы

Хөрмәтле гражданнар, әле күптән түгел генә, 2019 елның 5 ноябрендә Казан шәһәрендә 9 катлы йортта янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 13 кеше зыян күрде, шуларның 7се-балалар.

Янгын 4 нче катта эвакуация чыгу юлында чыккан, анда мебель куелган булган һәм шул мебель янган. Исегезгә төшерәбез, эвакуация юлларында һәм баскыч читлекләрендә төрле җиһазлар (диваннар, өстәлләр, урындыклар, тартмалар һ.б.) урнаштырырга ярамый. Чөнки янгын чыккан очракта бу кешеләрне эвакуацияләүгә зур авырлыклар тудырачак, әгәр янган баскыч читлегендә яки коридорда мебель урнаштырыла икән, бу төтенләүгә китерәчәк, шул рәвешле подъезд аша эвакуацияләү юллары өзеләчәк һәм коткару хезмәткәрләре ярдәменнән башка чыгып булмаячак. Эвакуация юлларын томалау янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә тупас кагыйдә бозу очрагы булып тора һәм еш кына кешеләрнең үлеменә китерә. Шулай ук, эвакуация юлларында линолеум һәм келәм җәергә ярамый, болар артык янгын нагрузкасы һәм бик агулы материаллар.  Бер фатирда янгын барлык күпфатирлы йортта да янгынга китерергә мөмкин икәнлеген аңларга кирәк. Янгын чыккан очракта, җиһаз ут өчен азык булачак һәм аның таралуын тизләтәчәк. Үз фатирларыгызда һәм подъездларда тәмәке тартырга һәм ачык уттан  файдаланырга ярамый. Шулай ук торак йортлардан һәм фатирлардан чыгу һәм эвакуация юлларында диварларны, түшәмне һәм идәннәрне янгынга китерә торган һәм агулы, тиз янып китүчән материаллар белән бизәргә кирәк түгел.

Гражданнар, уяу булыгыз. Янгын вакытында шалтыратыгыз«01», «101» «112»номерларына  шалтыратыгыз.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X