erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпкырлы иҗат кешесе - Гөлсинә апабыз.

Гөлсинә Зәкиева – газетабызның алыштыргысыз корреспонденты. Менә инде 37 ел “Арча хәбәрләре”ндә ул үз эшенең остасы булып тора. Нинди генә чарага барса да, укыла торган кызыклы мәкалә әзерли. Һөнәри осталыгы, үҗәтлеге һәм кешелеклелеге нәтиҗәсендә без – коллегалары арасында югары дәрәҗә һәм хөрмәт казанды.

Моннан тыш Гөлсинә апа 35 ел инде “Җидегән чишмә” Арча халык театрының алыштыргысыз артисты. 3 дистәдән артык роль башкарган шәхес. Үзе дә пьесалар, хикәяләр иҗат итә. Күптән түгел аның 2нче китабы басылып чыкты. Күптән түгел районыбызның әдәбият сөючеләре үзәк китапханәгә “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты, “Җидегән чишмә” Арча халык театрының кабатланмас актрисасы Гөлсинә Зәкиеваның “Керфегеңә тамармын мин...” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелды.

Матур эчтәлекле тормыш иясе Гөлсинә Зәкиеваның язган әсәрләре бер сулышта укыла. Ә сәхнә әсәрләрен күз яшьләреннән башка карап булмый.

Алар һәркайсы күңелгә үтеп керә торган тирән эчтәлекле һәм тормышчан итеп язылган. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина башлап җибәрде.

– Гөлсинә апаның һәр әсәрендә аклык, чисталык, ниндидер көч сизелә. Ә ул үзе шулкадәр гади кеше. Аның әсәрләре белән танышканда ял итәсең һәм шул ук вакытта уйланасың да. Чөнки аларда тирән мәгънә ята, – дип авторга һәм шәхескә карата ихтирамын белдерде Алинә Таһир кызы.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов, “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев, Арча күпфункция үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ильмира Фазылҗанова, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, Үзәк китапханә җитәкчесе Эльвира Вафина һәм барлык килгән хөрмәтле кунаклар Гөлсинә ханымга, аның иҗатына булган соклану хисләрен җиткерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Керфегеңә тамармын мин...” китабында 11 пьеса. Әлеге драма әсәрләренең һәркайсында – тәрбияви, тирән уй-кичерешләргә бай сюжет һәм кабатланмас эчтәлек. Китапның үзенчәлекле исеме дә игътибарны җәлеп итми калмый. Ике пәрдәле мавыктыргыч әсәрнең исеменнән алынган ул. Әмма автор ни өчен китабын нәкъ менә шулай атарга булган? 

– Минем өчен исем кую, гомумән, кыенлык тудыра. Бу пьесага исемне дә бик озак уйлап йөрдем. Шунда безнең заманда популяр булган бер җырның сүзләре искә төште. “Яңгыр тамчылары булып, яңгыр тамчылары булып керфегеңә тамармын мин...” Югалткан кешеңнең йөзе еллар үткән саен тоныкланса да,  күңелдән, йөрәктән бервакытта да китми. Ә хатирәләр, керфекләрне чылатып, күз яше булып тама, – дип аңлатты Гөлсинә апа. –Сөйгәнен искә төшергән саен аның күзләрен яшь пәрдәсе каплый.

Ирексездән күзгә яшьләр килде... Пьесадагы Рушан, Зөлфия, Сөмбел, Илфат, Рабига апалар күз алдыннан узды. Төп герой сөйгән кешесен мәңгегә югалта. Хәтта үз-үзенә кул салырга да тели. Тик ул җәннәттә булып, бу гөнаһлы гамәлем өчен мин тәмугка эләксәм, анда да очраша алмабыз, дип өзгәләнә. Бу адымыннан туктап кала. Аның яратканы бит, һичшиксез, оҗмахта. Ә үз-үзләренә кул салучылар берничек тә анда эләгә алмый. Геройларның катлаулы тормыш сукмаклары, мәхәббәт өчпочмагы, яраткан кешеңне мәңгегә югалту – чынбарлыктан алынган гомер сызыгы.

Гөлсинә Вазыйх кызының яңа чыккан китабына багышланган бу матур кичә, котлау һәм рәхмәт сүзләре белән беррәттән, концерт номерлары, автор иҗат иткән сәхнә әсәрләреннән өзекләр, аның шигырьләренә язылган җырлар, якты хатирәләр белән үрелеп барды, тамашачылар күңелендә җылы тәэсир калдырды. Арча үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге  китапханәчесе Рилә Абдрахманова аны оештыруга бөтен көчен генә түгел, күңел җылысын да биргән. Чыннан да, эчтәлекле, җылы, рәхәт чара булды ул.

Иҗат чишмәң саекмасын, Гөлсинә апа! Без сезгә сокланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X