erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпләп азык-төлек җыюның хаҗәте юк

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда республикада азык-төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек

Өйдә карабодай белән тоз, шикәр комы бетеп килә. Төшке ашка кайтканда (17 март) юл уңаендагы кибеткә кердем. Алып бетергәннәр, киштә бушап калган. Кассирдан:

– Коронавирус белән бәйлеме бу? – дип сорыйм.

– Әйе, – дип җавап бирде кассир.

Хафага бирелмәдем. Эштән кайтканда икенче кибеттән алырмын әле, дип юлымны дәвам иттем. Кичке сәгать 5 тулып киткәч, икенче кибеткә кердем. Анда мәхшәр иде. Буш чыктым. Ә барыбер дә өченче кибеттә карабодайга тап булдым. Капка тутырылган 5 килолысы булды. Ул көнне хезмәттәшебез дә тоз ала алмады. “Тозсыз нишләрбез?” – дип борчылып кайтып китте. Икенче көнне иртән эшкә елмаеп килеп керде.  “Кибеткә бөтен нәрсә чыккан, тозлы булдым”, – диде ул сөенеп.

Кибетләренә халык яратып йөргән “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров белән сөйләштек.

– Бездә тонналап бар да бар, – дип сөйләде ул. – Долларга карап, бәяләр азрак артырга мөмкин. Монысы бездән тормый.

Дөрестән дә, аларның кибетләрендә ярмалар, он, шикәр комы өелеп тора.

“Западный” ширкәте кибетләре дә товар белән тулы. Җитәкчесе Әгъләм Локманов:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хафага бирелмәскә кирәк, – дип киңәш итә. – Бездә азык-төлек запасы күп. Ике көн сату каты барды, халык ярма, он, тоз, шикәр комы җыйды. Кичә (18 март) тынычландылар кебек... Сату әйбәт булгач, безгә дә акча керә. Халык азык-төлекне туп-лап бетергәч, бездә дә сату кимер инде...

Халык фикерен дә өйрәндек. Берәүләр без андый чорны үттек инде, минем бервакытта да азык-төлек туплап куйганым юк дисә, икенчеләр җыйдым, нишләп җыймаска, бәдрәф кәгазенә кадәр алып куйдым ди, өченчеләр “әкият!” дип җавап бирде.

Без бу турыда сайтка да язып элдек. Ул язмага карата төрле фикерләр булды.

Читтән товар кермәсә, без нишләрбез, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда, Татарстанда 1 меңгә якын азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшли. Алар халыкка иң кирәкле азык-төлек җитештерә. Ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш – 100 проценттан артыграк, шикәр комы һәм бәрәңге белән – 300 процент чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр күбрәк. Азык-төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек күләмдә, кирәк булуга карап, запас тулыланып тора. Кибетләр дә күп.

Президент хөкүмәткә бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты. Штаб-лар төзелде. Болар бар да күпләп азык-төлек җыюның хаҗәте юклыгын дәлилли түгелме соң?!

 

 

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X