erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күптән түгел әни булган Лилия Сәләхетдинова үзен ничек хис итә?

«Хаҗга баргач, Кәгъбәтулла ташына тотынып Лилия теләк тели: үзенә насыйп яр һәм Әни булу бәхетен сорый ул

«Адәм&Һава» тапшыруын яздырганда мин бу сүзләрне елый-елый тыңлаган идем... Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Шаккатырлык вакыйга һәркемне сокландырды!» – дип яза шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова.

«Ярдәм» мәчете хезмәткәре, шагыйрә, физик яктан бәллүр хатын-кыз, рухи яктан тимер кебек ныклы Лилия Сәләхетдинова белән алтын йөрәкле Ришат Тимергалиевнең уллары туу турында хәбәрне дә күпләр Ләйлә Дәүләтованың Инстаграм сәхифәсе аша белгәндер. «Андагы комментарий, андагы теләкләрнең куплеге. Лилия барчагызга да рәхмәт укый, сәламнәрен җибәрә. Әлегә яшь Әни улы белән бергә Мәскәүдә тернәкләндерү үзәгендә...» – дип хәбәр итә ул үзе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләйлә Дәүләтовага Лилия хәлләрен сөйләгән: «Бәби 7 айдан туды, шуңа күрә табиблар күзәтүе астында булу бик мөһим... Аллага шөкер, хәлләребез әкрен генә алга таба». Хәзерге вакытта гаилә башлыгы Лилия белән кечкенә улларын Казанда көтә. Яшь Әти-әни улларына 3 вариантта исем дә әзерләп куйганнар – Рамазан, Салават, Арслан! Әлегә кайсысын сайларга белмиләр икән.

http://www.sahne.ru/news/xeberler/kptn-tgel-ni-bulgan-liliya-slkhetdinova-zen-nichek-khis-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    РАМАЗАН дорес булыр.

    2
    X