Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әкрен генә алга чыкты курсалар

    Урта Курса Мәдәният йортына килеп керүгә мәктәп директоры Радик Яруллин белән очраштым

     “Әйдә, Ильяс абый,  авылдашларыңны күрсәтәм”, – диде ул һәм фоторәсемнәр янына чакырды. Ә анда күптән бакый дөньяга күчкән авылдашлар... Менә күршебез Кәбир абый Гыйлаҗиев. Ат чанасына тимер кисмәк урнаштырган, үзе дилбегәне тотып чана артына баскан. Шундый кисмәкләр белән хуҗалык саен йөреп көл җыялар иде. Көл, тавык тизәге – болар колхоз басуына кертеләсе ашламалар. Без мәктәптә укыган елларда минераль ашламаның әсәре дә юк иде әле.

    Менә  Гөлчирә апа сәнәк белән ат йөгенә салам төйи, йөк өстендә Гали абый Фәхриев. Авылның беренче комбайнчыларыннан булган Самат абый Гыйниятов, булачак укытучы Вәккас Әүхәдиев, балта остасы Шәйдулла абый Вафин. Корайван авылының гөрләп торган еллары...

    Хисап җыелышына килгән Югары, Урта, Түбән Курсалар, Сарай-Чокырча, Алан авылларына килүчеләр дә әнә шундый күңелләрне кузгатырлык хатирәләрен яңарттылар. Ата-бабалары, әниләре, әбиләре төзеп, ныгытып калдырган мирас бүген ышанычлы кулларда. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка да төрле чорны кичерергә туры килде. Әмма ул үзе дөрес дип исәпләгән юлдан тайпылмады. Бүгенге көндә “Курса МТСы” ширкәте районда гына түгел, республикада да танылган, үз көче белән яшәүче хуҗалыкларның берсе.

    Узган ел “Курса МТСы” ширкәте игеннәрнең һәр гектарыннан 45әр центнер уңыш алды. Башка елларда да 40 центнер чамасы иде. Бу саннар артында зур хезмәт ята. Игенчелек технологиясе югары, башкалар суканы тимер ватыгы итеп тапшырганда биредә басуларны сукалауны дәвам иттеләр. Шуңа басулар чиста, гербицидларның кирәге юк диярлек. Җитәрлек минераль ашламалар, яңа техника, яңа сорт орлыклар алалар, яңа төзелешләр алып баралар. Бүген болар турында  күпләр хыяллана гына ала. Моның өчен курсаларга кемгәдер ялынып, кемнәндер рөхсәт сорап йөрисе юк. Хуҗалык 2020 елда 65 млн сумлык чиста табыш алган, рентабельлек – 44 процент. 29 млн сумлык симәнә сатканнар.

    Терлекчелектә дә табышлы эшлиләр. Бер сыердан уртча 7432 килограмм сөт савылган. Терлекчелек 27 млн сум файда китергән. Һәр елны мул итеп терлек азыгы  әзерлиләр. Тагын бер еллык силос запаслары бар.

    Реклама

    Билгеле, иң зур байлыклары – кешеләре. Хуҗалык стипендия түләп булачак белгечләрне, механизаторларны укыта. Алар практиканы да шушында үтәләр. Хуҗалык җитәкчесе башка алдынгыларны бүләкләгәндә әлеге яшьләрне дә сәхнәгә чакырып җылы сүзләрен әйтте, бүләкләде.

    Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да хуҗалык җитәкчесе белән бергәләп, аңлашып эшләүләрен әйтеп үтте. Шәхси  хуҗалыклар иң күп терлек асрый торган җирлек бу. Уртача бер хуҗалыкка 3 мөгезле эре терлек туры килә! Ширкәт кирәк кадәр азык белән тәэмин итә – асра гына.

    Җирлектә башка мәсьәләләр дә уңышлы тормышка ашырыла.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хезмәт алдынгыларына район башлыгының, идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды, курсаларның эшенә уңай бәя бирде, уңышлар теләде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: