erid:2VtzquqpS7d
Кәрим конкурстан Гран-при алып кайтты
Арча яңалыклары

Кәрим конкурстан Гран-при алып кайтты

Кәримнең уңышлары турында әледән-әле ишетелеп тора. Шушы көннәрдә ул янә райондашларын сөендерде.

Арча сәнгать мәктәбенең вокаль бүлеге укучысы Кәрим Закирҗанов (укытучысы Булат Гайнуллин) Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач-2019” татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасының Х Төбәкара ачык фестиваль-конкурсында Гран-прига лаек булды. Кәримне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодец карим! Унышлар гына телибез сина.