Реклама
Кешеләрне эвакуацияли башланганнар.
Марий Эл Республикасында биш гектар чамасы мәйданда урман яна. Урманнан өч километр ераклыкта урнашкан бистәдән, шифаханәдән, бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
19 августта Медведев районында урман янгыны турында көндезге берләр тирәсендә коткаручыларга билгеле була. Бу янгынны әле иртән генә сүндергәннәр, ләкин эссе һава торышы булу сәбәпле, урман кабат яна башлаган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз