erid:2VtzquqpS7d
Күршеләрдә ата капиталы кертергә ниятлиләр
Арча яңалыклары

Күршеләрдә ата капиталы кертергә ниятлиләр

Ульяновск өлкәсендә күп балалы гаиләләргә ата капиталы бирергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән төбәк губернаторы Сергей Морозов чыккан, дип яза “РИА Новости”.

“Яңа кабул ителгән чаралардан иң нәтиҗәлесе ата капиталы программасы булырга мөмкин. Ул өченче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләргә биреләчәк. Бу ана капиталы программасына өстәмә булачак”, - дигән Морозов.

Ата капиталын  “Күп балалы төбәк” төбәк яңа проектының өстенлекле ягы итеп билгеләргә планлааштыралар, диелә хәбәрдә.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/krshelrd-ata-kapitaly-kerterg-niyatlilr

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев