erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көрәшкә хыянәт итмәсләр

Адел Сингатуллин үткен егет. Фамилиясен дә: “Сөнгатуллин түгел, Сингатуллин!” – дип, “и” хәрефенә басым ясап чартлатып әйтеп бирде. 15 яшьлек яшүсмер яңа гына Сабада үткән авыр үлчәүдәгеләр арасында 1нче урынны алып кайтты.

 

“Әти Марат та көрәшне ярата, – дип сөйләп алды ул. – 5 сыйныфтан көрәшәм. Беренче тренерым Зөлфәт абый”.

Көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, күп тапкырлар җиңү һәм призлы урыннар яулаган Зөлфәт Хәйруллин әзерләгән Адел Сингатуллин Арча Сабантуенда яшүсмерләр арасында баш батыр булып калган егет. Беренче тренеры Зөлфәт Хәйруллин Яңа Кенәр мәктәбендә физкультурадан укыта, шушы ук мәктәптә ул көрәшчеләр дә әзерләде. Ә бу уку елында, үз көрәшчеләрен калдырып, 30 км ераклыктагы Әтнә районына көрәшчеләр әзерләргә чыгып китте. Зөлфәт белән күп тапкырлар сөйләшкән бар. Аның  һәрвакыт үз фикере (кыю!) булыр, көрәшчеләре көчле, үзе дә көрәшә – андый тренерлар күп түгел.  

Ә Яңа Кенәр мәктәбендә быел яңа гына армиядән кайткан Югары Мәтәскә егете Илшат Фазылҗанов көрәш секциясен алып бара. Арчадан Яңа Кенәргә кадәр 40 км.лап ара. Йөреп эшли. Илшат шулай ук сәләтле көрәшче. Сабантуй батырлары булып калган егет. Күзәткән бар: быел көзлектә “Арча” спорт комплексында үткән республика күләмендәге ярышта көрәшче малайлары сырып алган иде үзен. Тренер үзе дә күңеле белән малайлыктан чыгып җитмәгәндер әле! Мәш киләләр. Моңа шулай ук игътибар иткән район көрәш федерациясе рәис Ринат Алеев: “Тренерны ихтирам итсәләр һәм яратсалар гына шулай була ала”, – дигән иде.

Сабадагы ярышта 60 килограммга кадәрлеләр арасында 3нче урынны алып кайткан Илсаф Хәбибуллин быел 9 сыйныфта укый. Өченче тренер белән шөгыльләнә икән инде. “Беренче тренерым Илгиз абый Сәләхов, – дип сөйләде ул. – Икенчесе – Зөлфәт абый, өченчесе – Илшат абый. Көчле тренерлар! Атнага 5 көн шөгыльләнәбез. Илшат абыйның оста итеп күнекмәләр бирүе, техникасы әйбәт. Көндәшләремне белеп торам. Сабадагы ярышта Казан егете Тимурны җиңә алмадым. Исәп – җиңү! Тагы да катырак шөгыльләнергә кирәк”.

Динар Гатиятуллин: “Мәмсәдән мин, – дип таныштырды үзе белән. – 8 сыйныфта укыйм. 14 яшь. 5 сыйныфтан көрәшәм. Районда призлы урыннарны алам. Көрәш миңа көч, дуслар, дәрәҗә бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең сөйләшкәнне кызыксынып тыңлап торган Фәнил Ситдыйков 7нче сыйныфта укый. 14 яшь. “Призлы урыннар алган бар, – ди. – Көрәшергә барыр алдыннан әнигә теләп тор, дип әйтәм. Теләге кабул була. Көрәшнең нәрсәсе ошый, дип сорыйсызмы? Көрәшүе!”

Яңа Кенәрдән менә шундый көрәшче малайлар белән якыннан танышып кайттык. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, “Арча” спорт комплексы җитәкчесе Рәдис Йосыпов белән мәктәпләрдә көрәш секцияләре белән танышып йөрүебез. Иң беренче итеп Яңа Кенәр мәктәбенә бардык. Көндезге сәгать 2ләрдә спорт залында тулы көчкә көрәш секциясе бара иде. 15ләп малай мәш килеп төрле спорт күнегүләре ясый. Тренерның ничек итеп дәрес алып барганын карадык, көрәшчеләр, тренер белән сөйләштек, көрәш өчен мөмкинлекләр белән таныштык. Җылы һәм эшлекле сөйләшү булды. Мәктәпнең көчле көрәшчеләр әзерләгән элеккеге тренеры Илгиз Салихов та килгән иде. “Көрәшкә хыянәт итмәгез!” – дип теләде ул.

Яңа Кенәр мәктәбендә көрәш өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Әзерлекле тренер, көрәш белән шөгыльләнүче балалар (32), җылы спорт залы, маталар, тренажерлар – Яңа Кенәрдә көрәшкә хыянәт итмәсләр.

Румия Надршина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X