erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көт, әни, мин кайтырмын...

Очраша ана белән бала, тик... үзе белән түгел... Цинклы гробта аның гәүдәсен генә алып кайталар. 

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Ел да бу көнне мәктәпләрдә очрашулар, батырлык дәресләре һәм башка төр чаралар үткәрелә.

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре (җитәкчесе Миләүшә Фәрхуллина) Арчаның икенче мәктәбе укытучылары белән берлектә “Геройлар урамы” проекты кысаларында “Геройлар даны белән горурланабыз” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Икенче мәктәпнең үз герое бар – шушы мәктәптә белем алган, Әфганстанда хезмәт иткән вакытта батырларча һәлак булган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Марат Лотфуллин ул.

Һәлак булганда егеткә 20 яшь тә тулмаган була. Армиядән ул берничә хат язарга гына өлгерә. “Борчылма, юксынма, елама, әни. Куркырлык урын юк. Көт, мин кайтырмын”, – дип яза ул. Һәр хаты “Тиздән очрашканга кадәр”, – дип тәмамлана. Очраша ана белән бала, тик... үзе белән түгел... Цинклы гробта аның гәүдәсен генә алып кайталар. 

Танк ротасы хәрби хәрәкәт булган урынга юл тота. Колонна алдыннан барган танкта Марат Лотфуллин була. Танк минага эләгә... Экипаж аны төзекләндерергә дип тышка чыга. Марат автоматтан атып игътибарны үзенә юнәлтә. Шунда авыр яралана һәм ... һәлак була.

Икенче мәктәптә музейда Марат Лотфуллинга багышланган почмак бар. Анда үз героебыз белән якыннан танышырга була. Аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Арча станциясендәге бер урам Марат Лотфуллин исемен йөртә. Мәктәп Мараты белән горурлана. Ел да аның истәлегенә кичә оештырыла.

– Геройлар көне уңаеннан мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Сәйфуллина ярдәме белән оештырылган чарада яшь армиячеләр (җитәкчеләре Илдус Әскәров), барабанчы кызлар (җитәкчеләре Алинә Мөхәммәтгалиева) катнашты. Аны музейдан башлап җибәрдек. Музей белән  җитәкчесе Наилә Прыткова таныштырды. Марат Лотфуллинны һәм башка геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, – диде күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова.

Соңыннан 5Б сыйныфында видео тәкъдир итү белән тематик кичә үткәрелде. Анда әфганчы Радик Җамалиев та катнашты. Ул Әфган сугышының хәтеренә уелып калган мизгелләре турында сөйләде.

Әнә шундый матур да, истәлекле дә кичәнең шаһитләре булды бишенче сыйныф укучылары.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

 

.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X