erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кубок – “Яңарыш“ ширкәтендә

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә 2024 елның өч аенда терлекчелектәге эшкә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов нәтиҗәләрнең канәгатьләнерлек булуын билгеләп үтте.

Ниһаять, бөтенләй терлексез калган “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр 1550 башка җитте. Өч айда 568 бозау туды, районда иң зур күрсәткеч бу. Өч айда 13714 центнер сөт савып алдылар.

“Кишет“ ширкәтендә терлекләр 433 башка артты. Хуҗалык сөт җитештерү буенча беренче урынга чыкты. 7042 центнер сөтне күбрәк саудылар ( үсеш – 62 процент). Шулай ук “Кырлай“, “Ашытбаш“, “Яңарыш“, “Игенче“ ширкәтләрендә үсеш 42-14 процент булды. Район буенча – 21,5 процент.

“Ашытбаш“ ширкәтендә терлекчелектә уңай якка үзгәрешләр күп. Бозау алу буенча алар беренче урында. Ит, сөт җитештерү һәм тәүлеклек үсеш буенча – өченче.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Яңарыш“ ширкәте (җитәкчесе Илгизәр Садыйков) күчмә кубокка лаек булды. “Северный“ ширкәте – икенче, “Кишет“ ширкәте  өченче урында.

Айрат Хәбиров техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләү буенча конкурста җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырды. “Казанка“ һәм “Игенче“ ширкәтләре – беренче, “Яңарыш“, “Кырлай“ ширкәтләре – икенче, “Ак барс“ агрокомплексы“ һәм “Заря“ ширкәтләре өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X